Рабигыль-әүвәл аеның Унберенче көнендә Сөекле пәйгамбәр туа, Ислам нуры җәелә.
Тәрҗемә итсәң гарәпчәдән
Мәүлид – ул “туу” була,
Мөхәммәт (галәйһис-сәләм)
Дөньяга аваз сала.
Аңа пәйгамбәрлек бирә
Аллаһы Тәгаләбез,
Шуңа аның туган көнен
Зурлап бәйрәм итәбез.
Мәңгелек бәхет, рәхәттә,
Яшәргә сәгадәттә
Шушы фани дөньябызда,
Шулай ук ахирәттә
Хак Тәгаләнең илчесе
Тугры юлны күрсәтә,
Шәфәгатен өмет итеп
Халык салават әйтә.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев