Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Шигъри күчтәнәч: Салават әйтүнең хикмәтләре

Мөхәммәт (салләл-лаһү галәйһи үә сәлам)гә Салават әйтүче булса, узмас вакыт әрәмгә.

Салават әйтүчеләрнең хаталары сызылыр,

Һичкайчан фәкыйрьлек күрмәс, игелекләр кылыныр.

 

Шатлыгы дәвамлы булыр, гөнаһы кичерелер,

Догасы кабул ителер, дошманнары җиңелер.

 

Салаватны әйтүчеләр морадына ирешер,

Җәннәттә пәйгамбәренә янәшә иптәш булыр.

 

Салават әйткән кешегә, әйткәнгә бер салават

Аллаһы Тәгалә аңа кылыр ун рәхмәт-савап.

 

Җәннәт Хәлүбе җимеше татлы, тәмле һәм йомшак,

Салават әйтүчеләргә ашарга булыр рөхсәт.

 

Мөхәммәткә чын күңелдән салават әйтсә мәҗлес,

Күкнең югарыларына күтәрелә, ди, хуш ис.

 

Фәрештәләр хәйран калыр гаҗәеп бу хуш искә,

Белә алар: иманлылар җыелган бу мәҗлескә.

 

Фәрештәнең ике канат: мәшрикътә һәм мәгрибтә,

Бер бәндә салават әйтсә, суга чумар фәрештә.

 

Йөзеп чыккач өсләреннән тамчы-тамчы су тамар,

Һәр тамчыдан – бер фәрештә, Аллаһыдан бу карар.

 

Салават әйткән кешегә шушы илаһи затлар

Кыямәт көненә кадәр кылып торыр истигфар.

 

                                       Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев