Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ислам нуры

Составында спирт булган торт яки шоколад ашагач, нинди җәза бирелә?

Мөселманнарга хәмер куллану зур гөнаһ санала

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә төрле сорауларга җавап бирә.

«Составына шәраб яки спирт кергән тортлар һәм шоколад ашарга ярыймы?» — дип сораганнар.

«Ачы шоколад алган идек, аның составында спирт булып чыкты», — ди сорау бирүче.

«Пәйгамбәребез сүзләренчә, зур күләмдә исерткән нәрсә аз күләмдә дә исертә. Шуңа күрә торт, шоколад яки башка нәрсәдә тамчы гына спирт булса да, бу әйбер безнең өчен хәрәм була. Безгә аны ашарга ярамый. Нидер алганда, һичшиксез, составын карагыз. Ашыкмагыз. Әйбәтләп карагыз», — ди ул.

Хәзрәт искәрткәнчә, әгәр спиртлы әйберне ялгыш ашаган булсагыз, кырык көн намаз кабул булмый. Кеше бу көннәрдә намазны укырга тиеш. Калдырса гөнаһ була, тик бу намаз өчен савап язылмый, дип аңлата Рөстәм хәзрәт.

«Без намазны укырга тиеш. Тик кырык көн моның өчен савап булмый», — ди ул. 

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев