Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ташлама, әнкәй, ташлама мине изге догаңнан

Бу атнада район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин бер төркем дин кардәшләребезне Әгерҗенең "Смак" кафесына мәҗлескә җыйды. - Безнең әниләр, әбиләр - бала һәм оныкларын тәрбияләүче, гаилә учагын саклаучылар гына түгел, алар - гореф-гадәтләребез сагында торучылар, үзләре белгән дини гыйлемнәрне, йолаларны зур тырышлык белән башкаларга өйрәтүчеләр дә. Дини мәҗлесләргә хәләл ризыклардан...

Бу атнада район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин бер төркем дин кардәшләребезне Әгерҗенең "Смак" кафесына мәҗлескә җыйды.

- Безнең әниләр, әбиләр - бала һәм оныкларын тәрбияләүче, гаилә учагын саклаучылар гына түгел, алар - гореф-гадәтләребез сагында торучылар, үзләре белгән дини гыйлемнәрне, йолаларны зур тырышлык белән башкаларга өйрәтүчеләр дә. Дини мәҗлесләргә хәләл ризыклардан табын коручылар да - сез. Мәетне шәригать кануннарына туры китереп соңгы юлга озатуга да зур өлеш кертәсез. Без тормышны хатын-кызлардан, әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Сезнең һәркайсыгызны Әниләр көне белән котлыйбыз, - дигән сүзләр белән башлады очрашуны баш мулла.

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов чыгышында да әлеге фикер үрелеп барды.

- Баланы тәрбияләүдә төп урынны гаилә алып тора. Юкка гына "оясында ни күрсә, очканында шул булыр", димиләр. Оныкларыгызга дөрес юнәлеш бирүдә сез - әби-бабайларның роле бик зур. Иң мөһиме - балаларның күңеленә мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, башкаларга ихтирамлы булу кебек орлыкларны салырга онытмагыз, - дигән сүзләр белән Ришат Тимерович мәҗлес кунакларына олы рәхмәтен җиткерде.

Мөхәммәтазат хәзрәт бала белән ана арасындагы мөнәсәбәт хакында бик тә үтемле вәгазь сөйләде.

- Баланың тормыштагы бәхете, уңышлары әнисенең догасы һәм ризалыгы белән бара. Юкка гына "ташлама, әнкәй, ташлама мине изге догаңнан" дип җырламыйлар. Бала әнисен рәнҗетсә, аның тормышындагы бәхет учагы сүнә. Әниләрне хөрмәт итеп, алар каршында хезмәт куеп кына без дөнья һәм ахирәттә Аллаһының рәхмәтенә ирешә алабыз. Әнисен бик хөрмәтләп тәрбияләп соңгы юлга озаткан, аның хәер-фатыйхасын алып, җырдагыча "бәхетле булып яшәгән" ул-кызлар тирә-ягыбызда җитәрлек, шөкер. Тик моңа капма-каршы мисаллар да юк түгел. Ислам динен тотучылар арасында мондыйларга урын юк. Үз әти-әнисен тәрбияләмәгән кеше башкаларга үгет-нәсыйхәт бирергә лаеклы түгел, - дип ачынып сөйләде хәзрәт.

- Әти-әтине тәрбияләп соңгы юлга озаткач та безнең алар өстендәге бурычыбыз бетми. Һәм аларның иң мөһиме - кадерле кешеләребезне догабыздан калдырмау, каберләрен карап тору, - дип дәвам итте ул.

Әгерҗенең "Хәсән" һәм "Нур" мәчетләре имамнары Хәлим хәзрәт Якупов, Габлекәрим хәзрәт Гыйззәтуллин изге Коръәннән аятьләр укыганнан соң дин кардәшләребез табын әзерләүчеләргә, мәҗлесне оештыручыларга хөрмәт йөзеннән дога кылдылар һәм ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев