Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Татарстан мөфтиенә сораулар юллау өчен махсус электрон адрес ачыла

Камил хәзрәт сорауларны dini.sorau@tatar.ru адресы буенча татарча да, русча да язып җибәрергә мөмкин булуын әйтте.

 

Казан, 14 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рамазан аеның беренче көненнән dini.sorau@tatar.ru e-mail эшли башлаячак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында Республика ифтарына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Безгә еш кына төрле җирдән сораулар килә. Төрле почталарга, социаль челтәрләргә, мөмкинлек булган саен җавап бирә идек. Шуңа күрә сораулар юллый алырлык бер генә урын булсын дидек. Шәхси бер кешегә генә кагылышлы һәм социаль челтәрләрдә таралырга тиешле булмаган сораулар да була бит. Бөтен сорауларыгызны шул почтага язып җибәрә аласыз. Мин аларга җавап бирү өчен вакыт бүләчәкмен. Татарча да, русча да язарга була. Барлык кешеләргә кызыклы җавапларны газеталарда, сайтларда куллана алачакбыз”, - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе.

  • Быел Уразаның беренче көне – 16 май. Гает намазы15 июньдә укылачак.
  • Быел фитр күләме 100 сум, ә зәкят түләрлек малы булучыларга ул 600 сум тәшкил итә. Ураза тотмаучыларга фидия сәдакасы көненә 200 сум була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев