Татарстанда Гошер көне игълан ителә
2019 елның 28 сентябре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республикада Гошер көне итеп игълан ителә.
Нәрсә соң ул гошер сәдакасы? Нинди гамәл ул? Адәм баласына аның нинди файдасы бар?
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Бакчаларыбыздагы уңышларны түкми-чәчми җыеп алдык, хәзер аның файдасын күрә башладык. Күпләребез инде бәрәңге дә алды. Без һәрвакытта да Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкерана кылырга тиешбез. Чөнки бер Аллаһ кына бирүче, безне нигъмәтләндерүче. Без Аңа карата булган ризалыгыбызны ничек белдерәбез соң? Әлбәттә, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып. Көз айларында мөэмин-мөселманнарга тагын бер бурыч йөкләнде: ул да булса, гошер сәдакасын тапшыру. Гошер ул – җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү – Ислам диненең өченче баганасы. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” (“Сыер”) сүрәсенең 277нче аятендә безгә шундый бер нәсыйхәтен җиткерә: “Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас”. Ягъни шушы гамәлләрен башкарган кеше Кыямәт көнендә бернинди дә курку-көенүне күрмәс.
Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,
район имам-мөхтәсибе.
Ххх
Гошер сәдакасын тапшырырга теләгән райондашларыбыз мәчетләргә мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон – 89872930463.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев