Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Тәнгә – сихәт, җанга – шифа

Инде хәбәр итүебезчә, 20 июньнән "Нур" мәдрәсәсендә "Шифа" мөселман лагере эшли башлаган иде. Иртәгә - лагерьның соңгы көне. Быелгы лагерь балалар күңелендә кай ягы белән истә калган соң? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны балаларның үзләре белән аралашканда табарга тырыштык. Башка елларда лагерьны оештыручы Әгерҗе районы мөхтәсибәте булса, быел бу эш...

Инде хәбәр итүебезчә, 20 июньнән "Нур" мәдрәсәсендә "Шифа" мөселман лагере эшли башлаган иде. Иртәгә - лагерьның соңгы көне. Быелгы лагерь балалар күңелендә кай ягы белән истә калган соң? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны балаларның үзләре белән аралашканда табарга тырыштык.
Башка елларда лагерьны оештыручы Әгерҗе районы мөхтәсибәте булса, быел бу эш Удмуртия Диния нәзарәте белән берлектә башкарылды. Шуңа лагерьда ял итүчеләр арасында Ижау, Сарапулдан да малайлар бар. "Мин әтием белән бергәләп Ижау мәчетенә йөрим. Әгерҗедә лагерь оештырылачагы турында да шунда белдем. Миңа биредә бик ошый. Вожатыйларыбыз бик яхшы. Бик күп дуслар да таптым. Әгерҗене дә бик ошаттым. Кечкенә генә булса да, матур шәһәр", - ди Ижаудан 11 яшьлек Нияз Садыйков. Гомәр Ялиловның да лагерьда уздырган көннәре турында сөйләр сүзләре күп. "Боз сараенда тимераякта шуу, табигать кочагына сәяхәткә чыгу аеруча исемдә калды", - ди ул. Йосыф Гарипов Ижау мәчетенә йөри икән. "Нур" мәчете дә, мәдрәсәсе дә бик матур", ди малай. Ә менә Әгерҗедән Азамат Борһановка дәресләр бик ошаган. "Аз гына вакыт эчендә бик күп нәрсәләргә өйрәндем", - ди ул. Киләчәктә мәдрәсәгә йөрергә дә нияте бар аның.
Вожатыйлары - Россия Ислам университеты студенты Рөстәм Мирзашәрипов, Әлмәт мәдрәсәсе шәкерте Рөстәм Хөсәенов, Мисырда югары дини белем алучы Раиф хәзрәт Мостафин, "Нур" мәдрәсәсе мөгаллиме Рамазан хәзрәт белән бергәләп нинди генә чараларда катнашмаганнар алар?! Боз сараенда тимераякта шуу, Ижау зоопаркына, табигать кочагына сәяхәт күңелләренә аеруча хуш килгән. "Кырда пешерелгән пылау да бик тәмле булды", - диләр малайлар. "Шифа" дигән исеменә тәңгәл китереп, лагерьда спорт-сәламәтләндерү чаралары уздыруга да зур игътибар бирелгән. Балаларның һәр көне иртәнге зарядкадан башланган. 2нче мәктәп янындагы мәйданда төрледән-төрле спорт чаралары уздырылган. "Арып-талып кайткач, аш-боткалар аеруча тәмле тоела иде", - диләр малайлар, пешекчеләре Саимә ханым Яппарова әзерләгән ризыкларны мактап туялмыйча.
Мөселман лагере булгач, дини тәрбиягә дә зур игътибар бирергә тырышканнар. Дини сабак, әдәп-әхлак дәресләре, тәрбияви вәгазьләр - барысы да балалар күңеленә иман орлыклары салу нияте белән уздырылган. Биш вакыт намазны да бергәләп укыганнар. "Иртәнге намаз бик иртә - сәгать 2 тулып киткәч укыла хәзер. Күп балаларга йокыларыннан торуы авыр. Ә менә Әгерҗедән 6 яшьлек Мәүлед Корбанов уяту белән сикереп тора. Бу да - үзенә күрә тәрбиялелек билгесе бит", - ди Рамазан хәзрәт.
Шулай да, башка еллар белән чагыштырганда, быелгы мөселман лагеренда планлаштырылган программа буенча эшне алып бару авыррак булды, диделәр вожатыйлар. Моңа лагерьга ике шәһәр, ике төрле мохит балалары җыелу да йогынты ясамый калмагандыр. Ә менә имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт һәм лагерь начальнигы Илдар хәзрәтнең үз аңлатмалары бар. "Юллама-анкета тутырганда ук әти-әниләрне лагерьга кесә телефоны, плеер кебек әйберләр алып килергә ярамаганлыгы турында кисәктсәк тә, сүзебезгә колак салучылар аз булды. Хәзерге заман баласы күңеленә иң үтемле тәрбияви вәгазь аша да, мавыктыргыч спорт уеннары аркылы да барып җитүе бик авыр. Киләчәктә үз баласын мөселман лагерена бирергә ниятләгән әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсебез килә: әлеге кыйммәтле әйберләр белән алар өйдә дә уйный алалар бит. Әдәп-әхлак юнәлешендә ниндидер уңай нәтиҗәгә ирешәсебез килә икән, хәтта шушы проблемада да уртак фикердә булырга тиеш без. Нәкъ Крылов мәсәлендәгечә, без бер якка, ә әти-әниләр икенче якка каера булып чыга. Нәтиҗәдә, алга китеш күренми", - дип борчылалар дин әһелләре. Аларның сүзләрен ата-аналар дөрес кабул итәр дип ышаныйк.
Дания АБЗАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев