Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Төкерек йоту ураза бозылуга сәбәп була аламы?

«Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу да җитә»

Укучыларыбыз аларны телефон аша да җиткереп тора. Үз чиратыбызда, сорауларга җаваплар эзләп, без Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгать иттек.
- Алмаз хәзрәт, ураза тотмаучыны ифтар ашына чакырырга ярыймы?


«Ярый. Бүген ул ураза тотмаган булырга, ә иртәгә, ифтарда ишетеп кайткан вәгазьләр-нәсыйхәтләрдән соң, уразага керергә мөмкин. Аңа авыз ачу савабы ирешми, әлбәттә, әмма гыйбрәтләнсен, вәгазьләнсен өчен, мәҗлескә чакырырга була».


- Уразага керү ниятен ай буена әйтеп куярга рөхсәт ителәме?


«Рамазан алдыннан күпләр ай буена ураза тотарга күңеленнән ниятләп куя, тик һәр көнне әйтсәң, яхшырак».


- Сәхәрне ашаганнан соң, ният әйтергә онытканда нишләргә?


«Син күңелең белән уйлап куйган буласың, сәхәрне дә шул нияттән ашыйсың бит. Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу да җитә».


- Төкерек йоту уразаны бозмыймы?


«Бозмый».


- Ни өчен авызны хөрмә белән ачабыз? Моның берәр хикмәте бармы?


«Авыз ачканда, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) иң беренче булып хөрмә кабып куйган. Хөрмә белән авыз ачу сөннәт гамәл. Аннары әлеге җимештә организм өчен файдалы матдәләр күп. Көне буе ач торганнан соң, ул ашказаны өчен дә файдалы».


- Хөрмә төшләрен ыргытырга ярамый дигән сүз каян килеп чыккан ул?


«Хөрмә төшен ыргыту гөнаһ түгел. Элек аны тәсбих ясау өчен җыйганнар, ә ул хәзерге кебек кибетләрдә тулып та ятмаган, шуңа ыргытмаска тырышканнар».


-Кибетләрдә авыздагы исне бетерә торган сиптергеч препарат сатыла. Ураза вакытында, авыздан ис килмәсен өчен, шуны кулланырга ярыймы?


«Кулланмавың хәерле дип беләм».


- Уразада тәмәке тартырга ярамаганлыгын беләбез. Ураза тотучы тәмәке тартасы килү хисен басар өчен аны иснәсә ярыймы?

 

«Тәмәкене, гомумән, тартырга ярамый. Тәмәке иснәү уразаны бозмаса да, ул кеше киләчәктә, Ходай кушып, тартуын ташлар дип өметләник».
 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев