Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Үлгән туганнар өчен дога кылу тәртибе

Үлгән якыннарыгызның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына «Фәтихә», «Ихлас», «Нәс» сүрәләрен укырга була

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында үлгән туганнар рухына дога кылу үрнәге чыкты.

Үлгән якыннарыгызның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына:

  • «Фәтихә», «Ихлас», «Нәс» сүрәләрен укырга була.
  • болардан тыш «Йәсин» вә «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы булыр.

Аннары укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен болай дип багышларга мөмкин:

«Йә, Раббым! Укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен Үзеңнең ризалыгың өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам, анабыз Хава радыяллаһу ганһәнең, барлык пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, бу дөньяга килеп киткән барча мөселманнарның рухына ирешетерсәң иде...»

Шуннан соң:

«Догаларымны, укыган Коръән сүрәләрен әлеге кешеләргә ирештер», - дип, якыннарыбызның исемен һәм әтиләренең исемен әйтеп багышларга була. Мәсәлән: Габдулла кызы Фатыйма рухына, дип.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев