Уразаның әһәмияте һәм файдасы
Изге Рамазан аенда һәрбарчабызга да Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Раббыбызның ризалыгына, рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын.
УРАЗАНЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ
Ураза тоту Ислам диненең өченче нигезе булып тора. Ул кешеләрне гөнаһлардан арындыра, явыз теләкләрдән һәм яман гамәлләрдән тыеп кала. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең ураза турында: “Изге Рамазан аен кешеләр кирәгенчә бәяли алсалар, аның ел буе дәвам итүен теләрләр иде“, дигән сүзләре бар.
ФАЙДАСЫ
1. Ураза тоту әхлак нигезләрен ныгыта, Аллаһыны исебезгә төшерә. Җаваплылык хисен арттыра, әдәплелек тәрбияли. Күңелләрне түбән хисләрдән һәм уйлардан арындыра, хуш күрелмәгән эшләрдән һәм кешеләргә карата начар мөгамәләдә булудан тыеп кала.
2. Ураза тоту кешедә рәхим-шәфкатьлелек хисе уята. Ачлык белән хәерчелекнең ни икәнен белмәгән кеше якыннарының бәласен һич аңламас. Ураза тотучы исә кызгануга сәләтле, фәкыйрьгә ярдәм кулын сузарга әзер була, бәлаләрдән котылырга ярдәм итә.
3. Ураза Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә өйрәтә. Нәрсәнең дә булса кадерен кеше югалткач кына белә. Ураза тотучы үзен Раббыбызның күп кенә нигъмәтләреннән тыеп торгач, аларның кирәклеген яхшырак аңлый башлый.
4. Ураза тоту кешене сәламәтләндерә. Ураза тоту аркасында унбер ай буе туктаусыз эшләгән аш эшкәртү органнары ял итәләр һәм Рамазан аеннан соң үз вазифларын активрак башкара башлыйлар.
5. Ураза тоту кешене сабырлыкка өйрәтә. Үз-үзен озак вакыт ашамый-эчми торырга күнектергән кеше тормыш аңа әзерләгән авырлыкларны җиңеп чыгарга әзер була. Ул бәла-казалар килгәндә дә түзәргә сәләтле. Бу хакта Пәйгамбәребезнең “ураза – сабырлыкның яртысы“ дигән сүзләре дә бар.
6. Ураза тоту җәннәткә керүгә сәбәп була. “Җәннәтнең Әр-Райян дигән капкасы бар. Кыямәт көнендә әлеге капкадан ураза тотучылар гына керәчәк“, ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.).
7. Кыямәт көнендә ураза шәфәгатьче булачак. Пәйгамбәребез әйткән: “Ураза белән Коръән кыямәттә кол өчен шәфәгатьчелек кылыр. Һәм ураза әйтәчәк: “Әй, Раббым! Мин аңа ашарга рөхсәт бирмәдем, нәфесенең теләкләренә каршы килдем. Шәфәгатемне кабул кыл“.
8. Аллаһы Тәгалә ураза тотучының догасын кабул итә. Шул сәбәпле, ураза тотучы мөселман Аллаһыдан күп тапкыр үзе һәм башкалар өчен бәхет, күп итеп яхшылыклар сорый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев