Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Үз юлы бар

Әлмәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Ислам мәдрәсәсе II курс студенты Мәрьям АКБАШЕВА уку башланыр көннәрне бармак белән санап көтә. Моның үз сәбәпләре бар. 4нче шәһәр мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң укуын кайда дәвам итәргә, дип икеләнеп тормый кыз, Әлмәт мәдрәсәсенә юл тота. "Рус милләтеннән булган әнием Ольга 5 еллап элек Ислам...

Әлмәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Ислам мәдрәсәсе II курс студенты Мәрьям АКБАШЕВА уку башланыр көннәрне бармак белән санап көтә. Моның үз сәбәпләре бар.
4нче шәһәр мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң укуын кайда дәвам итәргә, дип икеләнеп тормый кыз, Әлмәт мәдрәсәсенә юл тота. "Рус милләтеннән булган әнием Ольга 5 еллап элек Ислам динен кабул иткәннән соң, миндә дә дини кануннарга буйсынып яшәү теләге туды. Моңа Шамил, Шәфкать бабамнарның Ислам дине каннунары нигезендә яшәве дә йогынты ясагандыр. Ул чакта әле Әгерҗедә мәдрәсә юк иде. Фәридә апа Кудяшова киңәше белән мәчет каршында оештырылган дини курсларга йөри башладым. Мине намаз уку серләренә төшендергән мөгаллимә Фәридә апа Кудяшовага, Коръән уку серләренә өйрәткән Дилә апа Абдуллина, Пәйгамбәрләр тарихы белән таныштырган Ясминә апа Абдуллинага рәхмәтләрем бик зур", - ди кыз. "Нур" мәдрәсәсе сафка басканнан соң, укуын шунда дәвам итә ул. Тик гыйлемнәрен тагын да камилләштерү теләге бик зур була. Шушы теләге Әлмәт мәдрәсәсенә китерә дә инде аны. "Анда үземне чын мөселман дөньясында итеп тойдым. Уку йортында 60лап кыз, барыбыз да мөселман әдәбе буенча киенәбез. Яшьтәшләрем бик ярдәмчел, киң күңелле. Нинди генә проблема килеп туса да, бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз. Безнең һәр көнебез иртәнге намаздан башлана, төнге намаз белән тәмамлана. Көн дәвамында дини дәресләр, Коръән уку....", - дип сөйли кыз. Әлеге уку йортын тәмамлаганда Коръәнне тулысы белән яттан белергә (ягъни Коръән хафиз булырга) һәм гарәпчә камил аралашырга тиеш алар. "Коръәндә 30 бүлек булса, мин шуның 7сен яттан беләм инде", - ди ул. Тик әлеге уку йорты студентлары дини гыйлем үзләштерү белән генә шөгыльләнә икән дип уйлаучылар ялгыша. Әлеге уку йорты студентларының тормышы да төрледән-төрле чараларга бик бай. Әнә, узган елгы Корбан бәйрәме турында сәгатьләп сөйләргә әзер кыз. Әлеге олуг бәйрәмдә елның-елында мәдрәсәдә белем алучы мөселман кызларын Әлмәт роллердромына ял итәргә алып баралар икән. "Аның I катында роликларда йөрү өчен мәйдан урнашкан, II катында - кафе. Дус кызларым белән арыганчы роликалрда йөрү тән сихәте бирде. Ә менә макәм белән укылган Коръән аятләрен, дини шигырьләрне тыңлау күңелемә рухи азык өстәде. Моның өстенә, кафеда берсеннән-берсе тәмле хәләл ризыклар белән сыйландык", - дип сөйли ул. Курсташлары белән бергәләп бассейнга йөрүләре, төрле спорт чараларында катнашулары, Казан аквапаркына сәяхәткә барулары турында да күңелендә матур хатирәләр генә саклана кызның.
Әнисе Ольганың кызы өчен күңеле тыныч. "Кызым кайда, кемнәр белән микән, дип борчылмыйм. Ни кызганыч, аның яшьтәшләре арасында кулына сыра күтәреп, күңел ачып йөрүчеләр дә очрый бит. Бу яклап кызыма ышанычым зур. Ислам динен сайлаган кызымның шушы юлдан тайпылмаячагын яхшы беләм", - ди әнисе. Әйе, күңеленә иман орлыклары кереп "оялау" белән, хәтта исемен дә үзгәрткән бит кыз: тугач Аидә исеме кушылган булса, хәзер аны яшьтәшәре, туганнары Мәрьям буларак беләләр. Инде бөтен рәсми документларда да исемен Мәрьям дип үзгәрткәннәр. "Миңа бу исем бик ошый. Яңгырашы да матур, мәгънәсе дә", - ди кыз.
Хәзерге вакытта алар әнисе белән бергәләп ураза тоталар. "Инде дүртенче елын шулай бергәләп тотабыз. Быел беренче көннәрне авыррак булды, көн бик озын бит. Хәзер бер авырлыгын да күрмибез. Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә", - диләр әниле-кызлы. Мәрьям һәр көнне мәчеткә тәравих намазларына да йөри икән. "Тәравих намазыннан кайтып, сәхәр ашаганнан соң гына йокларга ятабыз", - диләр. Мөселман дөньясындагы ике зур бәйрәм - Ураза һәм Корбан гаетләрен көтеп алалар. "Ул көннәрдә үзебез кунак җыярга, кунакка барырга яратабыз. Бәйрәм табыны әзерлибез, коймак пешерәбез", - ди Ольга. Берара "Нур" мәдрәсәсенә йөреп дини гыйлемнәр туплаган Ольганың киләчәктә укуын дәвам итәсе, кызы кебек мөселман әдәбе нигезендә киенеп йөрисе килә. Хәер, гыйлемнәрен тирәнәйтергә кызы Мәрьям дә ярдәм итәргә әзер аңа. Ә менә Мәрьямнең мәрдрәсәне тәмамлаганнан соң югары дини уку йортына керәсе килә. Дини гыйлемнәрен камлләштерү белән беррәттән, дөньви гыйлемнәр дә алып, һөнәрле булу турында да хыяллана ул. Тагын бер зур хыялы - динебездәге тагын бер фарыз гамәлне башкару - изге хаҗ җирләрендә булып кайту. Какшамас иманы булган кызга бу яклап та ярдәмен бирми калмас әле Раббыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев