Ветеринария контроле корбан чалучыларга нинди таләпләр куя?
Былтыр республикада төрле мәйданчыкларда 13 мең 133 сарык чалынган
Мөселманнар Корбан бәйрәмен көтә. 6 июньдә билгеләп үтеләчәк бәйрәмгә әзерләнүчеләргә ветеринария хезмәте вәкилләре терлекләрдә йогышлы авырулар таралышына юл куймау, хайваннар белән эш итү буенча төп кагыйдәләрне искәртте. Бу хакта алар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Ветеринария контроле органнары корбан чалына торган урыннарда тәртип булуын, санитар-гигиена кагыйдәләре үтәлешен, калдыклар белән эш тиешенчә башкарылуын таләп итә. Алар чит төбәкләрдән ветеринария белешмәсе булмаган корбанлыклар кертергә ярамавын катгый кисәтә. Хайваннарда, кошларда нинди дә булса чир таралган төбәкләрдән терлек сатып алырга ярамый.
«Корбан чалу өчен Татарстанда да терлек җитәрлек», – дип саный белгечләр.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, былтыр Корбан бәйрәме алдыннан Казан мәчетләренең берсендә документсыз гына сарыклар алып кертү омтылышы булган.
Ул дөньяда сарыкларда тилчә, бруцеллез, чәчәк авыруы һәм башка авырулар даими чыгып торганын искәртте. Йогышлы авырулар килеп чыкмасын өчен, Корбан бәйрәменә Татарстанда үстерелгән сарыкларны сатып алырга өндәде.
шул исәптән 4 мең 885 баш сарык – Казанда. Казаннан 60 тоннага якын биологик калдыклар чыгарылган.
Габделхак Мотыйгуллин искәртүенчә, хәзер терлек калдыкларын утильләштерүдә «SARIA» заводы булыша.
«Ул завод булмаганда, кешеләр Корбан бәйрәменнән соң бөтен калдыклар урамда калуына зарлана иде. Хәзер шул заводка эшкәртүгә җибәрелә», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев