Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Хәмитовлар гаиләләре белән дин юлында

Һәр эшне – бисмилладан...

Элек Рамазан аен бераз куркыбрак көтә идек, ә хәзер сагынып каршы алабыз. Ниндидер зур чара алдыннан дулкынланасың бит, без дә нәкъ шулай...Әгерҗедә яшәүче дин кардәшләребез Рөстәм-Айгөл ХӘМИТОВлар әнә шулай диләр.

Һәр эшне – бисмилладан...

– Һәр көнне бисмилла белән башлау, ризыкны бисмилла әйтеп авызга алу гадәте әнием Рәхимә тәрбияседер, чөнки ул теләсә кайсы эшне бисмилладан башларга кирәк дип еш кабатлый һәм үзе дә шулай эшли иде, – ди Айгөл. – Гомумән, дин орлыклары күңелемә кечкенәдән салынган булгандыр.

Башта әнисенең, аннан әтисе Рафисның кисәк үлеме, аларга дога кылу теләге әнә шул орлыкларның шытып чыгуына төп сәбәп була да инде.

– Күңелем белән гел дингә омтылдым. Әти-әниемә дога кылу, намаз уку күңелемә әйтеп бетермәслек тынычлык бирә иде, – ди Айгөл.
Аллаһы Тәгаләнең “Миңа таба бер адым атласагыз, Мин сезгә ун адым атлыйм. Миңа каршы атлап килсәгез, Мин сезгә каршы йөгереп киләм” дигән сүзләре бар. Нәкъ шуның кебек, динебез кануннары буенча яшәргә омтылган яшь гаиләнең дә дингә якынаю юлында башкарган гамәлләрен Раббыбыз уң итеп тора.

– Иң элек, яшәү урыныбыз “Нур” мәчетенә якын булырга тиеш дигән ният белән Аллаһ йортыннан ерак түгел урында йорт сатып алдык. Мәдрәсәдә белем алучы олы кызыбыз Айзилә, уртанчыбыз Исламның дәресләре бетүгә, Рөстәм белән мин төпчегебез, бер яшьлек Ясминәне күтәреп гыйлем йортына килеп җитә идек. Без икәүләп дәресләрдә калабыз, ә балалар бергәләшеп кайтып китәләр.

Шул рәвешле, өч ел дәвамында гаиләләре белән диярлек дини гыйлем эстиләр.

– Бала кечкенә булганлыктан, вак-төяк мәшәкатьләр дә чыгып торгандыр инде. Әмма бу гына белем алу теләген киметә алмады. Аллаһы Тәгалә дә гел ярдәмен биреп торды, – диләр.

Бу чорлардан соң сигез еллап вакыт узган инде. Бүген дә алар гаиләләре белән дин юлында.

– Һәм бу тормышыбызны бәрәкәтле, ә үзебезне бәхетле итә, – диләр.

Рамазан аенда бергәләп ураза тоталар.

– Гаиләбез белән “Нур” мәдрәсәсенә ифтарларга да йөрибез, кайчак өйдә дә авыз ачабыз. Бергәләп авыз ачу, тәравих намазларын уку, тәрбияви вәгазьләр тыңлау – болар барысы да күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә, – диләр.

– Рамазан – Коръән ае. Шуңа күрә һәр көнне билгеле бер вакытыбызны Коръән укуга багышлыйбыз. Изге ай дәвамында аны хәтем кылырбыз, ягъни тулысынча укып чыгарбыз, иншәәаллаһ.

- Бу айда тәһәҗҗүд намазын уку, Аллаһыны зекер итү, күп итеп догалар кылу саваплы. Без дә әлеге гамәлләрне башкарырга тырышабыз, – ди Айгөл.
Рамазан – изге гамәлләр ае да. Аларның гаиләсе дә изге айда изге гамәлләрне күбрәк кылып калырга ашыга. 

– Изге гамәлләр башкаруның безнең өчен бер авырлыгы да юк. Кемгәдер берәр яхшылыгыбыз тисә, без сөенәбез генә, – диләр. Мәчеткә әнә шундый изге ният белән йөрүче башка гаиләләр барлыгына да бик шат алар. 

- Мондый гаиләләр тагын да күбрәк булсын иде, – дип телиләр.

– Рамазан – гади генә ай түгел. Ул – үзгәрү, яхшыру, күп итеп игелекләр кылу, саваплы булу, мохтаҗларны сөендерү ае. Шуның белән безнең өчен бик кадерле дә....

Рамазан аеның өстенлекләре турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер бу гаилә. Ә безгә һәр кардәшебезнең изге айда кылган күркәм гамәлләре хисабына саваплы булуларын телисе генә кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев