Хәзрәт каберенә чардуган куелган
Габделгалләм хәзрәт – бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубиларның әтиләре
Иж-Бубыйның яңа зиратында җирләнгән Габделгалләм хәзрәт каберенә әлеге авылның бер төркем кешеләре тырышлыгы белән чардуган куелган.
Габделгалләм хәзрәт – бертуган Габдулла, Гобәйдулла, Мөхлисә Бубиларның әтиләре. Ул төрле елларда Иж-Бубый мәдрәсәсендә, анда дини уку йорты ябылган чорда Тирсәдә, Актаныш районы Такта Алачык авылында дини белем ала. 1857-1869 елларда Иж-Бубыйда имамлык вазифасын башкара. Гомеренең күп өлешен шәкертләргә белем бирүгә багышлый.
Иж-Бубый мәдрәсәсе эшчәнлеге белән бәйле каршылыклар килеп туган елларда әлеге авыл сәүдәгәре хаҗи Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның һәм Габделгалләм хәзрәтнең дини уку йортын “Мәдрәсә атавы” дип аталучы урынга күчереп салдыруда һәм шул рәвешле аларны саклап калуда тырышлыклары зур була.
Тәбәрледә туып-үскән тарихчы якташыбыз Раиф Мәрданованың “Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре” дип аталган китабында мондый юллар бар: “Иж-
Бубый авылының яңа зиратында иңе-буе бер метрга якын зурлыктагы массив аскуймасы белән бергә ауган таш мөдәрриснең каберенә куелган булган. Озак еллар җирдә яту сәбәпле, язуының аерым урыннары уалган. Бер метрдан артык биеклектәге бу мәһабәт ташка Габделгалләм хәзрәтнең 45 ел укыту белән шөгыльләнеп, 1903 елда 67 яшендә вафат булуы теркәлгән. Хәзер ул таш Иж-Бубый мәктәбе укытучылары һәм укучылары тырышлыгы белән торгызып куелган”.
Димәк, элек хәзрәтнең каберенә таш куелган булган. Ә хәзер ул чардуган белән әйләндереп алынган.
– Әлеге эшне башкаруда ярдәм кулы сузган авылдашларыбыз Артур Әминев, Фирдәвес Гыйззәтуллин, Рәшит Җәләлетдинов, Раиф Тукаев, Салих Минаголов,
Раиф Касыймовка зур рәхмәт, – ди Иж-Бубый авыл тарихы музее җитәкчесе Раиф Гәрәев.
Иж-Бубыйның яңа татар зиратында Габделгалләм хәзрәт кабере. / Фотоны Р.Гәрәев тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев