Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Зират – дога кылу урыны

“Еш кына зиратларга якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылырга йөрибез. Зират әдәпләре турында аңлатсагыз иде”. Э.Сибгатова.

 Әлеге сорауны район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинга юлладык

  • Адәм баласы зиратка үлемне һәм Кыямәт көнендә Аллаһка кайтачагыбызны искә алу, Раббыбыздан мәетләрне гафу итүне сорап дога кылу өчен килә. Зиратка килгәндә кешенең госелле, хатын-кызларның тәннәре һәм башлары капланган булу мәҗбүри. Зиратка кергәндә түбәндәге сүзләр әйтелә: “Аллаһының иминлеге булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин-мөселманнар. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһтан безнең дә, сезнең дә гөнаһларыбызны гафу итеп, газаплардан коткаруын сорыйм”.

Зиратта түбәндәге гамәлләрне башкару тыела: кабер өстенә һәм, гомумән, зиратка биек булып үсә торган агач утырту; каберне таш белән каплау; кабергә һәйкәлләр кую; кабер өстенә сурәт ясау һәм фото ябыштыру; кабер өстенә кыйммәтле чардуган яки кыйммәтле таш кую; веноклар һәм ясалма чәчәкләр кую; зиратта әдәпсез сүзләр сөйләү һәм тәмәке тарту, аракы эчү кебек гөнаһлы эшләр кылу; зиратта кулланган буяу савытлары һәм башка чүпләрне калдырып китү; күмгәннән соң 40 ел үтмәгән кабергә кеше күмү һәм өстенә басу, утыру яки яту.   

Әрвахларның рухы шат булсын өчен ясинны, тәбәрәкне, кыска сүрәләрдән – фатиханы, ихласны укырга була. Аларны да белмәсәң, минем газиз әти-әниләремә Аллаһының рәхмәте барып ирешсен дип үзеңчә дога кылырга мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

4

4

5

4

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев