Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Амулет”та – көфер почмагы

Күптән түгел Наркоконтрольнең Алабуга районара бүлеге, махсус хезмәт һәм Чаллы кинологлары "Клуб" оператив-профилактик операциясе барышында Әгерҗенең Вокзальная урамындагы "Амулет" кафесында да тикшерү үткәрделәр. Нәтиҗәләре аянычлы. Тикшерү барышында кафеда легаль булмаган покер клубы эшләве ачыкланган. Моннан тыш, 31 һәм 39 яшьлек ике кеше марихуана кулланганда тоткарланган. Берсенең кесәсеннән мәк саламы экстракты...

Күптән түгел Наркоконтрольнең Алабуга районара бүлеге, махсус хезмәт һәм Чаллы кинологлары "Клуб" оператив-профилактик операциясе барышында Әгерҗенең Вокзальная урамындагы "Амулет" кафесында да тикшерү үткәрделәр. Нәтиҗәләре аянычлы.
Тикшерү барышында кафеда легаль булмаган покер клубы эшләве ачыкланган. Моннан тыш, 31 һәм 39 яшьлек ике кеше марихуана кулланганда тоткарланган. Берсенең кесәсеннән мәк саламы экстракты тутырылган шприц та тапканнар.
"Хөрмәтле әгерҗелеләр! Әгәр сез наркотик матдәләр сатучылар яки наркопритон оештырып ятучылар турында беләсез икән, кичекмәстән Алабугага ышаныч телефонына шалтыратыгыз 8(85557) 39770", - дип мөрәҗәгать итә Наркоконтрольнең Алабуга районара бүлеге җитәкчелеге. Кирәк булса, биредә сезгә наркотик матдә кулланучыларны дәвалау, тернәкләндерү буенча консультация дә бирерләр.
Соравыгыз булса, һәр атнаның сишәмбе һәм җомга көннәрендә әлеге бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Айдар Мөхәммәтҗанов 14-17 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев