Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм шәп булачак

4 августта район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Тимерьюлчылар көненә багышланган тимерьюлчылар шәһәре көне үткәрелә. Программада: сәгать 11дә бәйрәм тантанасын ачу, котлаулар, бүләкләүләр; 12 сәгать 30 минутта шәһәребез үзешчәннәре концерты һәм Ижаудан Мальцев җитәкчелегендәге иҗат төркеме чыгышы; 14 сәгатьтә Боз сараенда "Россия тимер юллары" кубогына хоккей турниры; 19 сәгатьтә Ижауның "Старая...

4 августта район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Тимерьюлчылар көненә багышланган тимерьюлчылар шәһәре көне үткәрелә.
Программада:

сәгать 11дә бәйрәм тантанасын ачу, котлаулар, бүләкләүләр;
12 сәгать 30 минутта шәһәребез үзешчәннәре концерты һәм Ижаудан Мальцев җитәкчелегендәге иҗат төркеме чыгышы;
14 сәгатьтә Боз сараенда "Россия тимер юллары" кубогына хоккей турниры;
19 сәгатьтә Ижауның "Старая крепость" иҗат төркеме концерты һәм дискотека;
22сәгать 15 минутта бәйрәм салюты.
Мәйданда көнозын сәүдә нокталары, балалар өчен аттракционнар эшли.
Тимерьюлчыларны һәм корыч магистраль ветераннарын, шәһәр һәм авыл халкын, кунакларны бу шимбәдә мәйданда бергәләп күңел ачарга һәм ял итәргә чакырабыз. Килегез, үкенмәссез! Бәйрәм шәп булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев