Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәмгә ашкына күңел

Менә тагын туганнар, сабакташлар, читтә яшәүче авылдашларны очраштыручы, яшел аланда җыр-биюдә, спорт ярышларында рәхәтләнеп осталыгыңны күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр тудыручы яраткан бәйрәмебез - Сабан туйлары да туган якларга әйләнеп кайтты. Бу җомгада татарның йөзек кашы булган бәйрәмебез старт ала. 7 июньдә Кырындыда сәгать 10да, Кодашта, Яңа Бәзәкә, Уразайда 11дә, Наратта...

Менә тагын туганнар, сабакташлар, читтә яшәүче авылдашларны очраштыручы, яшел аланда җыр-биюдә, спорт ярышларында рәхәтләнеп осталыгыңны күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр тудыручы яраткан бәйрәмебез - Сабан туйлары да туган якларга әйләнеп кайтты. Бу җомгада татарның йөзек кашы булган бәйрәмебез старт ала.

7 июньдә Кырындыда сәгать 10да, Кодашта, Яңа Бәзәкә, Уразайда 11дә, Наратта 14 сәгатьтә, Иж-Бубыйда 15 сәгатьтә.
8 июньдә Сарсак-Омга, Иске Чекалда, Тәбәрле, Тирсә, Красный борда сәгать 10да, Девәтернә, Азево, Бима, Исәнбай, Кадрәк, Кадыбаш, Кичкетаң, Күләгәш, Салагыш, Иске Эсләк, Шаршадыда сәгать 11дә, Көчектә сәгать 12дә Сабан туйлары башлана.
Якшәмбе көн - 9 июньдә яшегезне, картыгызны, кунакларны район Сабан туена чакырабыз. Бәйрәм программасы белән газетабызның җомга санында таныша аласыз. Быелгы Сабан туенда кайбер яңалыклар да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев