Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренче кар һәм... аварияләр

Җир йөзен акка күмеп беренче кар да төште. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров район хакимиятендәге планеркада шәһәр башкарма комитеты, күпкатлы йортлар ишегалларын, урамнарны, юлларны чиста, тәртиптә тотарга тиешле предприятие җитәкчеләренә беренче бозлавыкка каршы таңнан торып оператив төстә эшне оештырырга кирәклеген кат-кат кисәтеп торды. Әмма беренче кар төшкән көнне үк,...

Җир йөзен акка күмеп беренче кар да төште. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров район хакимиятендәге планеркада шәһәр башкарма комитеты, күпкатлы йортлар ишегалларын, урамнарны, юлларны чиста, тәртиптә тотарга тиешле предприятие җитәкчеләренә беренче бозлавыкка каршы таңнан торып оператив төстә эшне оештырырга кирәклеген кат-кат кисәтеп торды.
Әмма беренче кар төшкән көнне үк, ягъни 13 ноябрьдә иртәнге сигезгә шәһәрдәге Ленин, Вокзальная, Чайковский урамнарында һәм Байтуган авылында юл-транспорт вакыйгалары булган иде инде. "Машина йөртүчеләрнең авариягә юлыгуында юллар өчен җаваплы җитәкчеләрнең дә гаебе бар. Район юллары өчен җаваплы "Брус", ә шәһәрдә "Агрохимсервис" җәмгыятьләре юлларда бозлавыкка каршы көрәшкә соң чыкканнар. Бу - җитәкчеләрнең үз вазифаларына җавапсыз каравы нәтиҗәсе", - диде Валерий Макаров. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов, моңа өстәп, машиналарның авариягә юлыгуын машина йөртүчеләрнең беренче карга һәм иртәнге бозлавыкка әзер булмавы һәм тизлекне сакламавында да күрә. Кем әйтмешли, атта да, тәртәдә дә гаеп бар, димәк.
...Бу әле кышның ишек шакуы гына. Алда безне күз ачкысыз бураннар да, бозлавыклар да көтә. Район һәм шәһәр юллары, тротуарлар өчен җаваплы җитәкчеләр юл-транспорт фаҗигаләренә, бозлавыкта егылып тән җәрәхәтләре алуга юл куймасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев