Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безне Президент кунак итте

Дөресен әйтим, башка елларны уку алдынгыларының, актив укучыларының Казанга - Президент Чыршы бәйрәменә баруына көнләшеп, кызыгып кала идем. Быел бу бәхет миңа да елмайды. Без, районнан 28 укучы, әле дә Татарстан балаларының төп Чыршы бәйрәмендә алган тәэсирләр белән яшибез. Шундый мәһабәт, матур "Татнефть-арена" Сараенда узган Чыршы бәйрәме быел җәен Казанда...

Дөресен әйтим, башка елларны уку алдынгыларының, актив укучыларының Казанга - Президент Чыршы бәйрәменә баруына көнләшеп, кызыгып кала идем. Быел бу бәхет миңа да елмайды. Без, районнан 28 укучы, әле дә Татарстан балаларының төп Чыршы бәйрәмендә алган тәэсирләр белән яшибез.
Шундый мәһабәт, матур "Татнефть-арена" Сараенда узган Чыршы бәйрәме быел җәен Казанда узачак Универсиадага багышланган иде. Без бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр сәхнәдәге геройлар тормышы белән яшәдек. Биш континент аша Универсиада утын кабызу өчен ялкын эзләгәндә әкият геройларына көч, дәрт биреп тордык. Мәскәү артистлары җырлаган көйләргә биедек тә. "Зө-ләй-лә" төркеме кызларының дәртле җырлары бәйрәм кәефебезне тагын да күтәрде.
Менә без көткән мизгелләр дә җитте. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның җылы тәбрикләү сүзләрен тын да алмый тыңладым. Чын Президентны тәүге тапкыр якыннан күрдем бит. Бу минутларны гомергә онытмам. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп күңел ачуларны да ничек онытасың ди?!
2013 ел символы булган елан сыман итеп эшләнгән уенчык-рюкзактагы күчтәнәчләрнең күплеген күрсәгез иде әле сез... Мин бу тәм-томнар белән дусларымны да сыйладым.
Безне шундый бәйрәмгә алып баруны оештырган район мәгълүмати-методик үзәк һәм юлларда иминлегебезне саклаган ЮХИДИ хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Башка елларда Татарстан балаларының иң зур Чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете сезгә дә елмайсын, дусларым.
Зөлфирә Ильясова,
Көчек мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев