Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бурычыңны түләмәсәң...

Алимент, салымнар, кредит, штрафлар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гражданнар чит илгә чыга алмыйлар. Кайберәүләр бурычы булса да, аны түләтүгә суд карары чыгарылмаган очракта, чит илгә ял итәргә барып була дип ялгышалар. Мәсәлән, сез - шәхси эшмәкәр. Салым органының салым түләүче милке исәбеннән салым буенча бурычын эзләп алу турындагы карары...

Алимент, салымнар, кредит, штрафлар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган гражданнар чит илгә чыга алмыйлар.
Кайберәүләр бурычы булса да, аны түләтүгә суд карары чыгарылмаган очракта, чит илгә ял итәргә барып була дип ялгышалар. Мәсәлән, сез - шәхси эшмәкәр. Салым органының салым түләүче милке исәбеннән салым буенча бурычын эзләп алу турындагы карары башкару документы булып санала. Бу документ суд приставлары хезмәтенә килеп керү белән бурычыгызны ирекле рәвештә түләү өчен сезгә биш көн вакыт бирелә. Бу турыда сезгә постановление җибәрелә. Әгәр бурычлы кеше бу вакыт эчендә бурычын түләми икән, суд приставы бурычны эзләп алуның төрле юлларын куллана ала: милеккә арест сала, хезмәт хакыннан тотып кала һ. б.лар. Бу чаралар да нәтиҗәле булмаса, суд приставы бурычлы затны чит илгә чыгуны тыя ала.
Хөрмәтле әгерҗелеләр, чит илгә чыгарга җыенганда мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен бурычыгызны вакытында түләп бару турында кайгыртыгыз.
Юлия СӘЛИМГӘРӘЕВА,
бүлек начальнигы-өлкән суд приставы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев