Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сабантуй яңалыкларга бай булды

Быелгы Әгерҗе Сабан туенда рәхәтләнеп ял итәр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Уеннарның ниндиләре генә оештырылмады: гер күтәрү, аркан тартышу, көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү дисеңме. Хәтта волейбол ярышлары да уздырылды. Бер мәйданчыкта балалар ярышса, икенчесендә өлкәннәр үз көчен сынады. Ярышлар башланганчы халык Сабантуйның йөзек кашы...

Быелгы Әгерҗе Сабан туенда рәхәтләнеп ял итәр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган иде. Уеннарның ниндиләре генә оештырылмады: гер күтәрү, аркан тартышу, көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү дисеңме. Хәтта волейбол ярышлары да уздырылды. Бер мәйданчыкта балалар ярышса, икенчесендә өлкәннәр үз көчен сынады. Ярышлар башланганчы халык Сабантуйның йөзек кашы булган атлар чабышын карап кинәнде. Быелгы Сабантуйның яңалыгы - чабышларның гарәп атлары арасында да оештырылуы.Халык чын мәгънәсендә дәртләнеп күзәтте чабышларны. Сабантуйны тагын бер бизәге - көрәш балалар һәм өлкәннәр арасында аерым узды. Өлкәннәр җиде категроиядә бил алышты. Сабантуйның абсолют батыры булып Исәнбай көрәшчесе Илшат Каиров калды. Ул тәкә һәм зур суыткыч белән бүләкләнде. Быел колгага менүчеләрне дә бер генә түгел, биш бүләк көтә иде. Шуңа биш иң оста ир-егет колга башыннан биш төрле бүләк алыш төштеләр.
Җыр-моң сөючеләр Виталий Агапов җитәкчелегендәге "Моңлы Чаллы" җыр һәм бию театры чыгышларын тыңлап хозурландылар. Сабантуй кичкә кадәр дәвам итте. Кичен яшьләр өчен район мәдәният сарае каршындагы мәйданда дискотека узды.
×××
Район башлыгы Валерий Макаров һәр авыл Сабан туена махсус бүләк - телевизор белән килгән иде. Әлеге телевизорлар көрәштә катнашучыларга тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев