Салават бездән башлады
Яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдинов быелгы 24нче сезон гастрольләрен, берничә ел рәттән килгән матур гадәт буенча, Әгерҗедән башлады. Август аенда автоузышларда, машинасы белән әйләнеп, авыр тән җәрәхәтләре алган җырчыбыз Әгерҗегә тикле концерт белән килә алмас инде дигән имеш-мимешләрне юкка чыгарып, Салават менә дигән концерт бүләк итте. Сәхнә артында таяклар белән генә...
Яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдинов быелгы 24нче сезон гастрольләрен, берничә ел рәттән килгән матур гадәт буенча, Әгерҗедән башлады.
Август аенда автоузышларда, машинасы белән әйләнеп, авыр тән җәрәхәтләре алган җырчыбыз Әгерҗегә тикле концерт белән килә алмас инде дигән имеш-мимешләрне юкка чыгарып, Салават менә дигән концерт бүләк итте. Сәхнә артында таяклар белән генә йөрсә дә, сәхнәдә ул үзен чын егетләрчә тотты һәм җырларын да киметмәгән иде. Үзе белән бергә тамашачы алдына ветеран җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваны да алып чыкты ул. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров яшьлек дустын тәбрикләп, чәчәк бәйләме бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев