Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сез ташуга әзерме?

"Суның кайчан, кайда, ничек күтәреләчәген белмибез. Шуңа күрә бүгеннән үк теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә әзер булырга тиеш", - дип белдерде гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында янгын сүндерү бүлеге начальнигы Рәшид Мастикаев. Синоптиклар бу ялларда һава торышы тагын да ныграк җылытачак һәм ул карның күпләп эрүенә китерәчәк дип фаразлыйлар....

"Суның кайчан, кайда, ничек күтәреләчәген белмибез. Шуңа күрә бүгеннән үк теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә әзер булырга тиеш", - дип белдерде гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында янгын сүндерү бүлеге начальнигы Рәшид Мастикаев.
Синоптиклар бу ялларда һава торышы тагын да ныграк җылытачак һәм ул карның күпләп эрүенә китерәчәк дип фаразлыйлар. Язгы ташу якынча 15 көн дәвам итәргә мөмкин. Шәһәрнең берничә урынында, Әгерҗе елгасында боз тыгылу куркынычы бар. Торак йортлар, учреждениеләргә дә су үтеп керергә мөмкин. Шәһәрнең аскы өлешендә Әгерҗе елгасына су агымына яр буена үскән агач-куаклар комачаулык итә.
Су басу куркынычы булган көннәрдә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән шәһәребезнең "Агрызтранстрой", "Водоканал", "Хәлим" КФХ, "Ижстройсервис", "Әгерҗе МСО", "СтройГрад", "Мирстрой" предприятиеләреннән 4әр хезмәткәрдән мобиль төркемнәр оештырылды. Кизү тору графигы төзелде.
Язгы ташу куркынычы булган авыл җирлекләре башлыклары да киңәшмәгә чакырылган иде. Иж-Бубыйда, мәсәлән, су басу зонасында 140 кеше яши. Шуларның икесе - урын өстендә ятучы инвалид, берсе коляскада гына хәрәкәтләнә. Авыл башлыгы Айдар Хәлиуллин әйтүенчә, халыкка аңлату эшләре алып барылган, эвакуациягә әзерлек буенча әңгәмә үткәрелгән. Тыгылу бигрәк тә еш була торган Иж елгасы тирәсе вак агач-куаклардан чистартылган.
Тирсәдә исә су басу куркынычы булган зонада 54 хуҗалык. Авыл башлыгы Ләйсирә Нәфыйкованы авыл белән Набережная урамын тоташтыручы күпер борчый. Чөнки аның су агымы белән китү куркынычы бар. Шулай да узган ел күпер төзекләндерелгәннән соң су агымына бирешмәс дип ышаналар.
Комиссия Әгерҗе-Красный бор трассасындагы куркыныч урыннарны да тикшерде. "Язгы ташуга без әзер. Узган елгы яз барыбызга да сабак булды. Без хәзер су басу урыннарын чамалыйбыз. Аның белән ничек көрәшергә икәнен дә беләбез. Андый-мондый хәл була калса, барлык хезмәтләр дә тиз һәм бердәм булып эшләрләр дип ышанам", - диде Рәшид Мастикаев.
Су ташу чорында гадәттән тыш хәл килеп чыкса, кичекмәстән, 24633 номерын җыегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев