Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гарасат безне дә урап узмады

18 июльдә Татарстан синоптиклары республикада секундына 25-27 метр тизлектәге көчле җил булачак дип искәрткәннәр иде. Һәм бу, чынлап та, шулай булды. Буа, Кукмара һәм тагын берничә районда җил түбәләрне куптарып аткан, бик күп йортларга, учреждениеләргә, иген басуларына зыян салган. Бәхеткә каршы, безнең районга гарасатның "койрыгы" гына эләкте. Төштән соң Әгерҗедә...

18 июльдә Татарстан синоптиклары республикада секундына 25-27 метр тизлектәге көчле җил булачак дип искәрткәннәр иде. Һәм бу, чынлап та, шулай булды.
Буа, Кукмара һәм тагын берничә районда җил түбәләрне куптарып аткан, бик күп йортларга, учреждениеләргә, иген басуларына зыян салган. Бәхеткә каршы, безнең районга гарасатның "койрыгы" гына эләкте. Төштән соң Әгерҗедә ком бураны купты, яшенле яңгыр, хәтта боз яуды. Көчле җил караңгы төшкәнче дәвам итте. "Районда җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булды. Әгерҗедә агачлар аву нәтиҗәсендә 10 урамда ут сүнде, Шаралапов һәм Советская урамнарындагы 15 шәхси хуҗалыкта газ булмады. Шәһәр, тимер юл электр челтәрләре һәм газ-эксплуатация хезмәтләренең авария булган урыннарда оператив төстә эшләүләре нәтиҗәсендә кич белән ут та янды, газ да бирелде", - дип рәхмәтен белдерә әлеге оешмаларга, предприятие хезмәткәрләренә МЧС җитәкчесе Рәшид Мастикаев.
Гарасат нәтиҗәсендә 14 авыл да утсыз калды. Әмма электриклар эшне кызу тотты. Иртәнгә бөтен авылларда да ут яна иде инде.
Җил шәһәрдә Г.Камал урамындагы яңа шәхси йортның, Красный бор мәктәбенең түбәләрен куптарган, 3нче мәктәпнең бер тәрәзәсен алып аткан, иске татар зиратында агачлар авып бик күп каберлекләргә зыян салган. Шәхси хуҗалыкларда да бик күп агачлар сынган.
Бәла-каза көтмәгәндә килә. Әмма без һәрвакыт мондый очракларга әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев