Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң каты куллы кызлар – Әгерҗедә

7-10 февральдә Мәскәү өлкәсе Раменское шәһәрендә Россия беренчелегенә яшүсмерләр арасында армспорт буенча бәйге булды. Анда Татарстан җыелма командасы составында Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары да катнашты. 16 яшькә кадәргеләр арасында Тирсә авылыннан Әлмира Хәбибуллина пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Ә 18 яшькә кадәргеләрдән Көчек кызы Миләүшә Гыймранова һәм Әгерҗедән Ләйсән Гобәева...

7-10 февральдә Мәскәү өлкәсе Раменское шәһәрендә Россия беренчелегенә яшүсмерләр арасында армспорт буенча бәйге булды.
Анда Татарстан җыелма командасы составында Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары да катнашты. 16 яшькә кадәргеләр арасында Тирсә авылыннан Әлмира Хәбибуллина пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Ә 18 яшькә кадәргеләрдән Көчек кызы Миләүшә Гыймранова һәм Әгерҗедән Ләйсән Гобәева II урын алдылар. Иж-Бубыйдан Раил Кәрәмиев - V, Әгерҗедән Алинә Ахунова VI урында. Татарстан җыелма командасы әлеге олы бәйгедә I һәм III урыннарны яулады. Бу уңышларда, әлбәттә, Әгерҗе спортчыларының да өлеше зур.
Ярыштан кайткач спортчыларыбызны бәйгегә әзерләгән тренерлары Сирень Галиуллин һәм Руслан Закиров тагын бер сөенечле хәбәр җиткерделәр: Ләйсән һәм Миләүшә май аенда Литвада узачак Европа беренчелегендә катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев