Иң кечкенә чаңгычыга – 4 яшь!
Быелгы V "Мари-лыжня" ярышлары Бимада узды. 300дән артык спорт сөюче, шуның кадәр үк җанатарны җыйган бәйгедә катнашучыларның иң кечкенәсенә 4 яшь булса (Пеләмештән Ирина Михайлова), иң өлкәне - Виталий Субаевка (Күләгәш) 67 яшь иде. Бәйгедә яңа традициягә дә нигез салынды: быелдан башлап бу ярышларда "табиб призы" да тапшырылачак. Әлеге приз...
Быелгы V "Мари-лыжня" ярышлары Бимада узды. 300дән артык спорт сөюче, шуның кадәр үк җанатарны җыйган бәйгедә катнашучыларның иң кечкенәсенә 4 яшь булса (Пеләмештән Ирина Михайлова), иң өлкәне - Виталий Субаевка (Күләгәш) 67 яшь иде.
Бәйгедә яңа традициягә дә нигез салынды: быелдан башлап бу ярышларда "табиб призы" да тапшырылачак. Әлеге приз сәламәт яшәү рәвешен сайлаучыга бирелә. Быелгы бүләккә моннан бер ел элек тәмәке тартуын ташлаган Леонид Миляев лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев