Ишеттегезме әле?
*** 1 январьдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 13 процентка артты һәм ул 5205 сум булды. Димәк, кайда гына эшләсәгез дә, сезгә шушы суммадан кимрәк хезмәт хакы түләргә тиеш түгелләр. *** Яңа елдан куллану кәрҗине турындагы законга да үзгәрешләр кертелде. Хәзер бер кешегә еллык азык-төлек җыелмасы түбәндәгечә булырга тиеш: 126,5...
***
1 январьдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 13 процентка артты һәм ул 5205 сум булды. Димәк, кайда гына эшләсәгез дә, сезгә шушы суммадан кимрәк хезмәт хакы түләргә тиеш түгелләр.
***
Яңа елдан куллану кәрҗине турындагы законга да үзгәрешләр кертелде. Хәзер бер кешегә еллык азык-төлек җыелмасы түбәндәгечә булырга тиеш:
126,5 кг ипи, 100 кг бәрәңге, 60 кг җиләк-җимеш, 114 кг яшелчә, 58 кг ит, 18,5 кг балык, 290 л сөт, 210 йомырка.
***
1 январьдан Ана капиталы да индексацияләнде һәм ул 5,5 процентка артты. Узган ел ул 387 мең сум булса, быел 408 сум булачак.
***
1 январьдан гамәлгә кертелгән аракыга һәм сырага кагылышлы кануннар кайберәүләргә ошап бетмәс, мөгаен. Бер шешә аракының бәһасе 36 процентка - 125 сумнан 170 сумга кыйбатланды. Сырага килгәндә, аның 7 градустан катырагын 0,33 литрлы тараларда гына сату рөхсәт ителә. Сыраны төнге 11дән иртәнге 8гә кадәр сату тулысынча тыелды.
Яңа елдан наркотик матдәләргә бәйле җәзалар да бермә-бер кырысланды.
***
Ел дәвамында күңелгә бик ятышлы булмаган башка яңалыклар да көтә. Мәсәлән, машина йөртү таныклыгына имтихан биргәндә кагыйдәләр катгыйлана. Имтиханның теория өлешендә моңа кадәр 2 хата җибәрү рөхсәт ителсә, 1 февральдән дөрес түгел җавап өчен өстәмә биш сорауга җавап бирергә туры киләчәк.
1 марттан торагыңны бушлай хосусыйлаштыру да тәмамлана.
Быелдан паспорт, машина йөртү таныклыгы, медицина полисы, банк картасы кебек документларны берләштергән универсаль электрон карта булдыру да күз алдында тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев