Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа ел исе килә

Шәһәр-авылларыбызда Яңа елга әзерлек эшләре башланды инде. Кибетләрдә, базарларда Кыш бабай күчтәнәчләре, бал-маскарад киемнәре, чыршы уенчыкларының ниндиләре генә юк?! Күзләр камаша, кайсын сайларга белмисең хәтта. Дүшәмбе көн шәһәребез үзәгендә мәһабәт төп чыршы пәйда булды. Моннан тыш, Боз сарае, Пенсия фонды идарәсе, "Әгерҗе" сәүдә йорты, 184нче СМП каршында да Яңа ел...

Шәһәр-авылларыбызда Яңа елга әзерлек эшләре башланды инде. Кибетләрдә, базарларда Кыш бабай күчтәнәчләре, бал-маскарад киемнәре, чыршы уенчыкларының ниндиләре генә юк?! Күзләр камаша, кайсын сайларга белмисең хәтта.
Дүшәмбе көн шәһәребез үзәгендә мәһабәт төп чыршы пәйда булды. Моннан тыш, Боз сарае, Пенсия фонды идарәсе, "Әгерҗе" сәүдә йорты, 184нче СМП каршында да Яңа ел чыршылары бизәләчәк. Аларда бу атна ахырына кадәр утлар кабыначак һәм 15 январьга кадәр шәһәребезгә ямь биреп торачак.
Ләкин предприятие, оешмалар, эшмәкәрләр үз биналарын һәм территорияләрен Яңа елга бизәргә әллә ни ашыкмыйлар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров бу атна ахырына кадәр һәркайда әлеге эшне төгәлләргә дигән катгый бурыч куйды. "Бу ял көннәренә шәһәребездә һәм авылларда Яңа ел рухы хөкем сөрергә, урамнар Яңа ел утларыннан балкып, һәркемне җәлеп итеп торырга тиеш", - диде Валерий Владимирович. Шәхси хуҗалыкларны да үз йортларын һәм аның тирәсен бәйрәмчә бизәп, "Кышкы әкият" район конкурсында актив катнашырга чакырабыз.
Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү һәм укучыларның кышкы каникулларын оештыру программасы белән газетабызның киләсе саннарында таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев