Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коммуналь түләүләр артты

1 июльдән газга, электр энергиясенә бәяләр арту сәбәпле, коммуналь хезмәтләр өчен дә күбрәк түли башлыйбыз. Барлык бәяләргә дә тәэсир итүче чыганак булган газ 1 июльдән 15 процентка, ягни 1 кубометрына 4 сум 61 тиенгә кадәр артты. Узган ел 4 сум 01 тиен иде. Электр өчен дә бер ставкалы тариф буенча...

1 июльдән газга, электр энергиясенә бәяләр арту сәбәпле, коммуналь хезмәтләр өчен дә күбрәк түли башлыйбыз.
Барлык бәяләргә дә тәэсир итүче чыганак булган газ 1 июльдән 15 процентка, ягни 1 кубометрына 4 сум 61 тиенгә кадәр артты. Узган ел 4 сум 01 тиен иде. Электр өчен дә бер ставкалы тариф буенча бер киловаттка 2 сум 88 тиен түли башлыйбыз. Моңа кадәр ул 2 сум 57 тиен иде. Электр счетчигы тәүлекнең ике зонасына җайлаштырылган очракта көндез бер киловаттка 3 сум 13 тиен (элек 2,81 сум иде), ә төнлә 2 сум 30 тиен (моңа кадәр 1,89сум иде) түләячәкбез.
Суык су өчен 1 кубометрына әлегә кадәр Әгерҗедә 27,86 сум түләгән булсак, 1 июльдән 29,70 сум, Красный борда 13,99 сум урынына 18,82 сум, Тирсәдә 13,58 сум урынына 18, 24 сум түләргә туры киләчәк.
Суны чыгару (водоотведение) бәясе Әгерҗедә шул килеш калды - 23,28 сум. Ә Красный борда 15,18 сумнан - 19,53, Тирсәдә 22,22 сумнан 28,58 сумга кадәр күтәрелде.
"Теплосбыт" кулланучыларга җылылыкны элек 1195 сумнан бирсә, 1 июльдән 1316,52 сум булды. Июль ае өчен коммуналь түләүләр кәгазендә түбәндәге хезмәтләр өчен бәяләр артуны күрерсез: гомуми кулланыштагы йорт яны территориясен җыештыру - 1,37, торакка агымдагы ремонт - 2,30, йорт эчендәге суүткәргеч-канализация челтәренә агымдагы ремонт - 1,67, үзәктән җылыту челтәренә агымдагы ремонт (исәпләү приборы булганда) - 2,11, исәпләү приборы булмаганда 1,21 сум, электр челтәрләренә агымдагы ремонт өчен - 0,87 тиен, дератизация - 0,28 тиен, торакны наемга алган өчен - 1,68 сум. Болар барысы да - бер квадрат метрга исәпләнгән бәяләр. Көнкүреш калдыгын җыйган һәм утильләштергән өчен моңа кадәр җан башына 32,88 сум түләгән булсак, 1 июльдән 38,14 сум алачаклар.
Җәмәгать, ел ахырына кадәр менә шундый бәяләр белән яшәячәкбез. Гадәттә, тарифлар мәсьәләсен елга ике тапкыр карыйлар хәзер. 2014 ел башыннан бәяләр артмас дип әйтеп булмый. Шуңа күрә гаилә бюджетын чамалап тотарга тырышыгыз. Коммуналь хезмәтләр - шул ук товар бит, кибеттән бер кап шырпыны да бушлай алып булмаган кебек, бу хезмәтләр өчен түләү дә иң төп бурычыбыз булып калырга тиеш.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев