Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күңелләрдә мәңге сакланыр...

Әгерҗе районының Көчек авылында 2002 елда фаҗигале төстә һәлак булган район башлыгы Рафис Сәетов истәлегенә мемориаль таш ачу тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Казандагы әгерҗелеләрнең якташлар җәмгыяте әгъзаләре, Чаллы, Ижаудагы якташлар катнаштылар. Бу истәлек ташын ачу - Казандагы якташлар җәмгыяте, аның актив әгъзасе Рәүзил...

Әгерҗе районының Көчек авылында 2002 елда фаҗигале төстә һәлак булган район башлыгы Рафис Сәетов истәлегенә мемориаль таш ачу тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Казандагы әгерҗелеләрнең якташлар җәмгыяте әгъзаләре, Чаллы, Ижаудагы якташлар катнаштылар. Бу истәлек ташын ачу - Казандагы якташлар җәмгыяте, аның актив әгъзасе Рәүзил Хаҗиев идеясе иде.
Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 2000-2002 елларда район башлыгы булып эшләгән Рафис Фәрит улы турында якты истәлекләр сөйләделәр, аңа багышлап язылган җырны яңгыраттылар.
Башкала кунаклары мемориаль ташка чәчәкләр салдылар, аның тирәсенә зәңгәр чыршылар утырттылар. Рафис Сәетовның улы Илнур, еллар узгач та әтисен шулай хөрмәтләп искә алулары өчен, гаиләләре исеменнән рәхмәт белдерде.
Бу көнне мемориаль таш янындагы күпер ачу тантанасы да булды. Күперне "Татарстан күперләре" җәмгыяте төзеде. Марат Әхмәтов та бу күпернең матурлыгына соклануын белдерде. "Аның аша узганда һәркем Рафис Фәрит улын искә алыр, еллар узгач та аның якты истәлеге халык күңелендә сакланыр", - диде ул.
Күпер аша сузылган кызыл тасманы кискәннән соң кунаклар, авыл халкы Варкләд елгасы аша салынган күпердән уздылар. Марат Әхмәтов авыл халкы, аларның тормыш-көнкүреше белән кызыксынды, сорауларына җавап бирде.
Бу көнне Казандагы Якташлар җәмгыяте Көчек авылы халкына зур концерт бүләк итте. Анда Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов, якташыбыз - Татарстанның атказанган артисты Рәгъде Халитов, аның кызы Гөлнара һәм башкалар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев