Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Миллионер табиблар кайта

Татарстан авылларында быел 81 миллионер табиб эшли башлаячак. Алар "Земский доктор" федераль программасында катнашып, 5 ел дәвамында авылларда эшләячәкләре турындагы килешүгә кул куйган инде. 35 яшькә кадәрге бу яшь табибларга бер миллион сум күләмендә субсидия алу хокукы бирелә. Моннан тыш, торак шартларын яхшырту өчен Татарстан казнасыннан да 100 мең сум...

Татарстан авылларында быел 81 миллионер табиб эшли башлаячак. Алар "Земский доктор" федераль программасында катнашып, 5 ел дәвамында авылларда эшләячәкләре турындагы килешүгә кул куйган инде. 35 яшькә кадәрге бу яшь табибларга бер миллион сум күләмендә субсидия алу хокукы бирелә. Моннан тыш, торак шартларын яхшырту өчен Татарстан казнасыннан да 100 мең сум акча алачаклар
Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлаган биш яшь табибә әлеге федераль программа буенча безнең район авылларында эшләргә теләк белдергән. Тиздән Тирсә амбулаториясендә - ике терапевт, стоматолог, педиатр, Красный бор участок хастаханәсендә күз табибы халыкка медицина хезмәте күрсәтә башлаячак. Миллионер табибәләр белән газетаның киләсе саннарында тулырак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев