Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Прокуратура газ бирүне таләп итә

Бер айдан артык инде Әгерҗе халкы кайнар сусыз яши. Сәбәбе барыгызга да билгеле: кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итүче "Теплосбыт" ширкәтенең газ белән тәэмин итүче "Газпром межрегионгаз Казан" ширкәтенә бурычы 38 миллион сумга җиткән. Менә шушы ике предприятие арасында салкын "сугыш" бара. "Теплосбыт" халыктан җыйган акчаны газ белән тәэмин...

Бер айдан артык инде Әгерҗе халкы кайнар сусыз яши.
Сәбәбе барыгызга да билгеле: кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итүче "Теплосбыт" ширкәтенең газ белән тәэмин итүче "Газпром межрегионгаз Казан" ширкәтенә бурычы 38 миллион сумга җиткән. Менә шушы ике предприятие арасында салкын "сугыш" бара. "Теплосбыт" халыктан җыйган акчаны газ белән тәэмин иткән предприятиегә күчермәгән, тегеләре исә шуның өчен безне газсыз, нәтиҗәдә, кайнар сусыз тилмертә. Ахыр чиктә җылылык, кайнар су өчен айныкын айга түләп барган гади халык тилмерә. Көн туды исә һәрберебез юыну бүлмәсенә керү белән иң беренче кайнар су кранын ачып карый. Ләкин 28 майдан бирле аның булганы юк. Шәһәр фатирлары хуҗаларыннан "кайнар су кайчан була? Нигә безне тилмертәләр?" дигән сорауларны урамда да, кибеттә дә, базарда да еш ишетергә туры килә. Ләкин төгәл генә җавап бирүче юк. Прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр дә байтак. Шул уңайдан Әгерҗе районы прокуроры Сергей ПАРАМОНОВ менә мондый аңлатма бирде:
- Әгерҗе районы прокуратурасы "Газпром межрегионгаз" җәмгыятенең Әгерҗе районына газ бирүне туктату факты буенча тикшерү уздырды. 2012 елның 1 ноябрендә һәм 12 ноябрендә бу предприятие Әгерҗедәге "Теплосбыт", "Тепловые сети" ширкәтләре белән райондагы һәм шәһәрдәге кулланучыларны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен котельныйларга газ бирү турында килешү төзи.
Бу ширкәтләрнең газ бирүче предприятиегә бурычы шактый җыела башлагач, "Газпром межрегионгаз" аларга кисәтү хаты җибәрә һәм нәтиҗәсе булмагач, котельныйларга газ бирүне туктата.
1998 елның 5 январенда РФ Хөкүмәте раслаган электр һәм җылылык энергиясе, газ өчен түләмәгән очракта аларны бирүне туктату йә чикләү тәртибе турындагы положениеның 6нчы пунктында кулланучы оешма газ белән тәэмин итүче предприятие белән килешү нигезендә абонентларга, ягъни кулланучыларга кирәкле күләмдә ягулык ресурсларын бирергә тиеш диелгән. Гади генә итеп әйткәндә газ кулланучы оешма вакытында түләп баручы абонентларның хокукларын чикләргә тиеш түгел. Җылылык-энергетик ресурсларны бирү мәсьәләсен газ белән тәэмин итүче һәм аны кулланучы оешма килешү аша үзара көйләргә тиеш.
2011 елның 6 маенда РФ Хөкүмәте раслаган карарның күпфатирлы йортлардагы милекчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре нигезендә намуслы кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктату яки чикләү тыела. Шулай итеп, 28 майдан башлап бүгенгәчә Әгерҗе районының намуслы кулланучылары һәм социаль учреждениеләренең коммуналь хезмәтләр алу буенча хокуклары бозылган булып санала.
Бу факт буенча Әгерҗе районы прокуратурасы, Әгерҗе шәһәре халкы мәнфәгатьләрен яклап, Әгерҗе район судына гариза язды. Анда "Газпром межрегионгаз" ның газ бирүне туктату, ә "Теплосбыт" һәм "Тепловые сети"ның намуслы кулланучыларны кайнар сусыз калдыруын, бернинди чара күрмәвен законсыз дип табуы турында язылган. Шулай ук хатта "Газпром межрегионгаз"ның "Теплосбыт" һәм "Тепловые сети" котельныйларына газ бирүне яңартуын таләп итүне сорадык. Әлеге гаризаны район суды 16 июльдә караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев