Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

QR-кодны кайда һәм ничек табарга

Актуаль сорау

Бу атнаны кодлардан башладык. Коронавируска бәйле вәзгыять киеренке булганлыктан, республика хакимияте әлеге адымга барырга мәҗбүр булды. Яңалык үзе артыннан күп сораулар да алып килде. QR-кодлы сертификатны кайдан һәм ничек табарга? Әлеге сорау белән редакциягә шалтыратучылар да булды.

QR-код – кеше вакцина ясатканмы-юкмы, коронавирус кичергәнме-юкмы икәне турында мәгълүмат бирүче билге ул. 11 октябрьдән Татарстанда әлеге кодтан башка җәмәгать урыннарында булу тыела.

Вакцина ясаткан кеше әлеге сертификатны ничек ала?

Моның өчен прививка ясату урынында СНИЛСны күрсәтергә кирәк. Аның нигезендә сезнең хактагы мәгълүмат регистрга кертелә. Тулы вакцинация (ике яки бер компонентлы) узганнан соң сертификат “Дәүләт хезмәтләре” порталында һәм “Госуслуги Стоп Коронавирус” кушымталарында барлыкка килә. Аны «Госуслуги Стоп Коронавирус» мобиль кушымтасы ярдәмендә яки «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан алырга (телефон экранына чыгарып күрсәтәсе) яисә кәгазьгә бастырып алырга була.

Сертификат бары тик расланган исәп язмасы (ЕСИА) булган очракта гына барлыкка киләчәк. Хәзер ЕСИАны онлайн рәвештә Россия почтасы, банк, күпфункцияле үзәк аша да алырга мөмкин.

Әгәр прививканы ясатканнан соң да нинди дә булса сәбәпләр белән “Дәүләт хезмәтләре” порталында QR-кодлы сертификат барлыкка килмәгән икән, вакцинация узган медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә яки 122 “кайнар линия” телефонан шалтыратырга кирәк. Бу очракта СНИЛС һәм туу вакытын җентекләп тикшерү мөһим.  

Авырган кеше сертификатны ничек ала?

Соңгы 6 ай эчендә коронавирус белән авыргансыз һәм ул, расланып, бу хакта белешмә авыручыларның федераль регистрына кертелгән икән, бу очракта да QR-кодлы сертификат бирелә. Моның өчен дә РФ Дәүләт хезмәтләрендә расланган исәп язмасы (ЕСИА) булу шарт. Әгәр авырган чакта табибка мөрәҗәгать итмәгәнсез яки симптомнарсыз гына авыргансыз икән, сертификат бирелми. Шулай ук антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре яки авыруның үз сүзләре аша гына куелган  диагноз да сертификат алу өчен нигез булып тормый. 

QR-кодлы булу битлек киюдән һәм пандемия өйрәткән башка кагыйдәләрне үтәүдән азат итми. QR-кодны раслау өчен үзең белән паспорт яки машина йөртү таныклыгың булырга тиеш. 

Бу көннәрдә район медицина учреждениеләренә прививка ясатырга теләп килүчеләр саны арта. Исегезгә төшерәбез: прививканы район үзәк хастаханәсе поликлиникасында (башта 25нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк), стационарда – кабул итү бүлекчәсендә, авылларда ФАПларда, амбулаторияләрдә, Красный бор участок хастаханәсендә куйдыртырга мөмкин. Шулай ук оешмаларга барып вакцинация уздыру да оештырылган. Белешмәләр өчен телефон: 22672.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев