Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район җитәкчелеге халыкка мөрәҗәгать итте

Бу - төп көн темасы

Күп шәһәрләрдәге кебек үк, Әгерҗедә көннең төп темасы булып кар чистарту тора, чөнки бу соңгы вакытта социаль челтәрләрдә иң еш яңгыраган тема.

Шуңа бәйле рәвештә Әгерҗе районы җитәкчелеге рәсми аккаунтлар аша халыкка, кар чистарту техникасына киртәләр булдырмау өчен, автомобильләрне ташлап калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

"Коммуналь хезмәтләрнең көчәйтелгән режимда тәүлек буе диярлек эшләвен ассызыклыйбыз. Шәһәрне кардан чистарту билгеләнгән график буенча гына түгел, халыкның мөрәҗәгатьләре буенча да бара. Элегрәк хәбәр иткәнчә, кар яуган көннәрдә коммуналь хезмәтләрнең эше максималь көчәйтелде. Әмма элеккечә йорт яны территорияләрендә һәм юл буйларында машина йөртүчеләр тарафыннан калдырып киткән транспорт чаралары проблема булып кала бирә. Мондый шартларда тиз һәм сыйфатлы җыештыру мөмкин түгел. Кар чистарту техникасына киртәләр булдырмас өчен, чираттагы тапкыр шәһәр халкына автомобильләрне тыелган билгеләр астында һәм юл өлешендә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итәбез. Сүз уңаеннан, узган тәүлектә Әгерҗе шәһәрендә битараф булмаган кешеләрнең күп булуын күрсәтте. Үзләре көрәк тотып чыккан һәм хезмәтләргә ярдәм иткән кешеләр дә бар. Шундыйларның берсе Нариман урамында яшәүче Сергей Ананьев. Мондый аңлы гражданнарга без бик зур рәхмәт белдерәбез! Эш дәвам итәчәк", - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев