Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә яңа футбол манежын ачты

Спорт бәйрәме гөрләде

Бүген Әгерҗедә ябык футбол манежын ачу тантанасы булды. Анда онлайн-режимда РФ спорт министры Олег Матыцин, шулай ук РФС Генераль секретаре урынбасары Дмитрий Рогачев катнашты.

Видеоэлемтә форматында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга шәхсән мөрәҗәгать итте.

"Бу манеж, спортчылар югары нәтиҗәләргә ирешә алсын, ә халык сәламәт яшәү рәвеше белән таныша алсын өчен иртәдән кичкә кадәр эшләргә тиеш", - диде ул.

Тантаналы чарада шулай ук "Татэнерго" АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Эдуард Шәрәфиев катнашты.

Спорт объекты универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз бюджетлы спорт корылмалары төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Шундый ук манежлар Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай шәһәрләрендә дә барлыкка килде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев