Руль артында – гүзәл затлар
Узган атнада ЮХИДИ идарәсе матур традиция буенча машина йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи" бәйгесе уздырды. 11 гүзәл зат юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен сынадылар һәм машинаны фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Алена Шмырина, Чулпан Гаврилова, Таиса Галиева - фигуралы йөртүдә, Гөлнур Шәйхетдинова, Рамина Ситдыйкова, Светлана Савиновага юл хәрәкәте кагыйдәләре сорауларына...
Узган атнада ЮХИДИ идарәсе матур традиция буенча машина йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи" бәйгесе уздырды.
11 гүзәл зат юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен сынадылар һәм машинаны фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Алена Шмырина, Чулпан Гаврилова, Таиса Галиева - фигуралы йөртүдә, Гөлнур Шәйхетдинова, Рамина Ситдыйкова, Светлана Савиновага юл хәрәкәте кагыйдәләре сорауларына җавап бирүдә тиңнәр булмады. Ә ике биремнең очколарын кушкач, иң яшь катнашучы, әле күптән түгел генә "права" алган Рамина Ситдыйкова - III, Светлана Савинова - II, "Энергосбыт" ширкәте хезмәткәре Таиса Галиева I урынны яуладылар. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Таиса 24 августта Казанда узачак "Автоледи" республика бәйгесендә районыбыз данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев