Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чиста куллар өчен

Бу көннәрдә республикада "Чиста куллар өчен" дигән акция бара. Ришвәт алу, намуссыз юл белән эшләнгән акча кулларны "пычрата". Шуңа күрә әлеге чараның төп символы итеп сабынны сайлаганнар. Әлеге акциядән безнең район да читтә калмады. Без "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" оешмасы һәм "Форпост" үзәге белән берлектә районның дәүләт, муниципаль учреждениеләрендә һәм...

Бу көннәрдә республикада "Чиста куллар өчен" дигән акция бара.
Ришвәт алу, намуссыз юл белән эшләнгән акча кулларны "пычрата". Шуңа күрә әлеге чараның төп символы итеп сабынны сайлаганнар.
Әлеге акциядән безнең район да читтә калмады. Без "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" оешмасы һәм "Форпост" үзәге белән берлектә районның дәүләт, муниципаль учреждениеләрендә һәм оешмаларында, шәһәр үзәгендә халыкка мәгълүмати буклетлар, акция логотибы төшерелгән сабыннар тараттык, "Сезнең ришвәтчелек белән очрашканыгыз бармы?" дигән сораштыру уздырдык.
Әйтергә кирәк, кайберәүләр акциягә бик теләп кушылдылар, ә кемнәрдер битараф калдылар. Нәтиҗәләр шуны күрсәтте: сораштыручыларның 70%ы ришвәтчелек белән бөтенләй очрашмаган, 22%ы - андый очракларга еш, 8%ы сирәк юлыккан.
Айгөл ЧУРАЕВА,
коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев