Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чираттан тыш сессия

Әгерҗе муниципаль районы Советының һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советының чираттан тыш уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Утырышта "муниципаль район башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы депутаты вәкаләтләрен вакытынан алда бетерү турында" мәсьәлә каралды. Фәрит Габбасов депутатлардан муниципаль район башлыгы,...

Әгерҗе муниципаль районы Советының һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советының чираттан тыш уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Утырышта "муниципаль район башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы депутаты вәкаләтләрен вакытынан алда бетерү турында" мәсьәлә каралды. Фәрит Габбасов депутатлардан муниципаль район башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы депутаты вәкаләтләрен үз өстеннән төшерү турындагы гаризаны канәгатьләндерүләрен сорады.
Район Советы депутаты Зөлфәт Нуриев - депутатлар корпусы исеменнән, Ижевск регионы буенча Горький тимер юллар башлыгы урынбасары Александр Лапшин Әгерҗе тимер юл челтәре предприятиеләренең 4 меңнән артык хезмәткәре исеменнән Фәрит Гариф улына зур рәхмәтләрен белдерде.
Фәрит Габбасов Әгерҗе районы башлыгы вазифасын 10 ел башкарды. Бу вакыт эчендә район бик зур үзгәрешләр кичерде, бик күп торак йортлар, социаль объектлар төзелде, юллар асфальтланды, районга тулысынча газ һәм телефон челтәре үтеп керде.

"Фәрит Габбасов 10 ел җитәкләгән вакытта минем туган шәһәрем танып булмаслык үзгәрде. Элекке эшлекле сәфәр кысаларында Әгерҗе урамнары буйлап үткәндә, мин аларның элек нинди булганлыкларын искә төшерергә тырыштым. Һәм бүген без һәрвакыт Әгерҗе районына ярдәм иткән, җаваплы урыннарда эшләгән якташлар - сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, Дәүләт Советы депутатлары Рафил Ногоманов, Иван Егоров, Роберт Мусин белән юкка гына монда килмәдек. Сезгә, Фәрит Гариф улы, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт", - диде Илдар Халиков һәм, күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте өчен, ТР Президенты Указы буенча "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәте өчен" медале белән бүләкләде.

Фәрит Габбасов, бөтен яктан ярдәм иткәннәре өчен, ТР Президентына, Министрлар Кабинетына, Дәүләт Советына рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев