Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чыршы, чыршы без сине...

Бәйрәм якынлашканда өебез түренә Яңа ел бизәге булган чыршы кую - борынгыдан килгән матур гадәт. Бигрәк тә, кечкенә балалары булган әти-әниләр урман матуркаен гирляндалар, күз явын алырдай уенчыклар белән бизәргә ярата. Ә менә чыршыны үстерү өчен күпме вакыт, хезмәт кирәклеге турында күпләр уйлап та карамыйлар. Яңа ел чыршылары махсус плантацияләрдә...

Бәйрәм якынлашканда өебез түренә Яңа ел бизәге булган чыршы кую - борынгыдан килгән матур гадәт. Бигрәк тә, кечкенә балалары булган әти-әниләр урман матуркаен гирляндалар, күз явын алырдай уенчыклар белән бизәргә ярата. Ә менә чыршыны үстерү өчен күпме вакыт, хезмәт кирәклеге турында күпләр уйлап та карамыйлар.
Яңа ел чыршылары махсус плантацияләрдә ким дигәндә 8-10 ел үсә. Билгеле озынлыкка җиткәч, аларны кибетләргә, базарларга озатабыз. Ә бит күп кешенең акчага чыршы сатып аласы килми. Нигә акча түгәргә, янәшәдә генә урман, барасың да иң матурын сайлап, кисеп алып кайтасың дип уйлыйлар. Шул рәвешле, юл, елга буйларындагы, авыллар тирәсендәге иң матур чыршыларның гомерен өзәләр.
Урман матуркайларын законсыз кисүне кисәтү максатыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм "Әгерҗе урманчылыгы" дәүләт учреждениесе "Яңа ел алдыннан ылыслы агачларны саклауны оештыру турындагы" карар кабул иттеләр. Аның нигезендә Яңа ел чыршыларын алып кайтуны контрольдә тоту буенча постлар куелды, участокларда урманчылар хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздырачак.
Ылыслы агачларның кайсы участокта үсүенә карап, аны законсыз рәвештә кисүчегә 2500 сум күләмендә штраф салына. РФ карары нигезендә гражданнарга 3 мең сумнан алып 3,5 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 50-100 мең сум административ штраф салу да каралган. Җинаять җаваплылыгына тарту очрагы да булырга мөмкинлеген исегездән чыгармагыз.
Шуңа күрә чыршыга балта белән чапканчы, башта урман фондына күпме күләмдә зыян китерәчәгегез турында уйлагыз. Ә чыршыларны без ял көннәреннән башлап Әгерҗенең үзәк мәйданында, базарда сатачакбыз. Чыршы ярминкәләренә рәхим итегез!
Андрей МУРЗАНАЕВ,
"Әгерҗе урманчылыгы" дәүләт учреждениесенең урманнарны саклау инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев