Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзелешкә эшче куллар кирәк

Универсиада уңаеннан Казандагы 45 мең урынлы футбол стадионы төзелешендә Рамил Мифтахов җитәкләгән "Агрызтрансстрой" предприятиесе төзүчеләре дә катнаша. Узган якшәмбедә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыклары катнашында әлеге төзелештә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та катнашты. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ул бу гигант төзелешнең барышы белән район җитәкчеләрен...

Универсиада уңаеннан Казандагы 45 мең урынлы футбол стадионы төзелешендә Рамил Мифтахов җитәкләгән "Агрызтрансстрой" предприятиесе төзүчеләре дә катнаша. Узган якшәмбедә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыклары катнашында әлеге төзелештә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та катнашты. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ул бу гигант төзелешнең барышы белән район җитәкчеләрен дә таныштырды. Стадион төзелешендә көн саен район-шәһәрләрдән җыелган 400-450 кеше эшли. Әгерҗелеләр дә узган елның ноябреннән бирле бу бөтенхалык төзелешендә актив катнашалар. Анда вахта ысулы белән эшләүче төзүчеләр ике атна саен алышынып торалар. "Агрызтрансстрой"дан килгән бетончылар, тракторчылар, компрессорчылар адресына шикаятьләр юк. Алар тулай торакларда яшиләр, кайнар аш белән тәэмин ителгәннәр.
Президент бу иң зур масштаблы төзелештә эшләүчеләр санын бер меңгә җиткерергә күрсәтмә бирде. Димәк, Әгерҗедән дә төзелешкә эшкә җибәрелүчеләр саны тагын да артыр. Чөнки Универсиада башланырга санаулы айлар гына калып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев