Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үкенечле үлем

Исәнбайда гомер кичергән 72 яшьлек Сәмига ЛАТЫЙПОВА газ янудан барлыкка килгән матдә калдыкларына исереп фаҗигале төстә үлде. Ә аның килене Энҗе авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. "Төнге сәгать 11дә котельный төштем. Котелга күз салдым, ул яна иде, бернинди ис тә сизмәдем. Аннан соң йокларга яттым", - дип искә ала Энҗе. Ә...

Исәнбайда гомер кичергән 72 яшьлек Сәмига ЛАТЫЙПОВА газ янудан барлыкка килгән матдә калдыкларына исереп фаҗигале төстә үлде. Ә аның килене Энҗе авыр хәлдә хастаханәгә озатылды.
"Төнге сәгать 11дә котельный төштем. Котелга күз салдым, ул яна иде, бернинди ис тә сизмәдем. Аннан соң йокларга яттым", - дип искә ала Энҗе. Ә иртән сәгать 5.30да будильник шалтыраганга уянып китсә, ни күрсен, ишек тупсасында каенанасы ята. Үзе дә хәлсезләнгән Энҗе телефоннан көч-хәл белән хезмәттәшенә һәм күршеләренә газга исерүләре турында хәбәр итә. Бик тиз арада Исәнбай газ участогы, медицина хезмәткәрләре килеп җитәләр. Әмма Сәмига апаның гомере өзелгән була инде. Ә Энҗене ашыгыч ярдәм машинасы белән Красный бор хастаханәсенә алып китәләр.
Газ белән исерүнең сәбәбе нидә булган соң? Газ-эксплуатация хезмәте белгечләре әйтүенчә, һава торышының әле җылытып, әле суытып җибәрүе аркасында еш кына төтен чыгу юлына, вентиляция каналларына боз ката. "Бу хуҗалыкта да төтен чыгу юлын томалап боз каткан һәм ис газы, чыгу юлын табалмыйча, йорт эченә таралган. Ә ул аз концентрациядә дә кеше гомере өчен куркыныч. Һәм 15-20 минут эчендә кешене үтерергә сәләтле. Газ участогы слесаре 10 көн элек кенә Латыйповлар хуҗалыгында газ җиһазларына техник хезмәт күрсәткән булган. Ул вакытта бернинди кимчелекләр дә табылмаган", - ди район газ-эксплуатация хезмәте җитәкчесе Рамил Гыймазов.
"Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, котелларыгызны, төтен чыгу юлларын һәрвакыт тикшереп торыгыз. Үз белдегегез белән газ җиһазларын алыштырмагыз. Әгәр газ исе чыкканын сизсәгез, 04 номерына шалтыратыгыз", - дип кисәтә Рамил Вәгыйзович.
...Сәмига апаны, ни кызганыч, үкенечле, фаҗигале үлем мәңгелеккә алып китте. Ә килене - әлеге хастаханәдә. "Аның хәле яхшыруга бара", - диләр Красный бор участок хастаханәсе табиблары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев