Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзәк урам яңара

Әгерҗенең К.Маркс урамының бер өлешендә капиталь төзекләндерү һәм реконструкция эшләре бару сәбәпле, машиналар йөрү вакытлыча туктатылды. "Безнең алда "Эссен" кибете яныннан алып "Пограничный" кибетенә кадәр арадагы 2 километрга якын асфальт юлны капиталь төзекләндерү, юл читенә бордюр ташлары кую бурычы тора", - ди "Брус" ширкәтенең райондагы филиалы өлкән прорабы Минсәет Мәһәдиев....

Әгерҗенең К.Маркс урамының бер өлешендә капиталь төзекләндерү һәм реконструкция эшләре бару сәбәпле, машиналар йөрү вакытлыча туктатылды.
"Безнең алда "Эссен" кибете яныннан алып "Пограничный" кибетенә кадәр арадагы 2 километрга якын асфальт юлны капиталь төзекләндерү, юл читенә бордюр ташлары кую бурычы тора", - ди "Брус" ширкәтенең райондагы филиалы өлкән прорабы Минсәет Мәһәдиев. Юл төзүчеләр әлеге эшләрне 30 июльгә төгәлләргә ниятлиләр. Чөнки 3 августта Әгерҗенең 75 еллыгы уңаеннан шәһәрдә зур бәйрәм уздыру планлаштырыла. "Бүгенге темп белән эшләгәндә, эшне вакытына бетерү авыр булмаячак", - ди өлкән прораб. Юл төзелешенә 15ләп техника җәлеп ителгән. Ә эшчеләр саны 50гә якын. Алар өчен эш көне иртәнге сәгать алтыларда ук башлана. "Ә менә кайчан тәмамлануы турыдан-туры үзләренә бәйле. Көнлек нормасын үтәмичә беркем дә кайтып китми", - ди җитәкчеләре. Минсәет Мәһәдиев үзе дә һәрчак килеп, ничек эшләүләрен ныклы контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев