Ветеран диңгезчеләр – бәйрәмдә
Хәрби диңгез флоты ветераннарының район советы рәисе Раиф Гәрәев Мәскәүдә РФ Хәрби Көчләр мәдәни үзәгендә Диңгез пехотасының 307 еллыгына багышланган буыннар очрашуы тантанасында катнашты. Диңгезче якташыбыз "Диңгез пехотасы ветераны" медале белән бүләкләнде. Шундый ук тантана Татарстан башкаласында да үткәрелде. Диңгез пехотачылары бәйрәменә 2нче шәһәр мәктәбе укытучысы, запастагы сержант, 2007 елда...
Хәрби диңгез флоты ветераннарының район советы рәисе Раиф Гәрәев Мәскәүдә РФ Хәрби Көчләр мәдәни үзәгендә Диңгез пехотасының 307 еллыгына багышланган буыннар очрашуы тантанасында катнашты. Диңгезче якташыбыз "Диңгез пехотасы ветераны" медале белән бүләкләнде.
Шундый ук тантана Татарстан башкаласында да үткәрелде. Диңгез пехотачылары бәйрәменә 2нче шәһәр мәктәбе укытучысы, запастагы сержант, 2007 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү көненә багышланган парадта катнашкан Ринат Шакиров та барды. Ул анда "Парадта катнашучыга" медаленә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев