Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

17 октябрьдә юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Юллар, юллар алга таба дәшә..

 Яңа тигез юлдан җилдергәндә, ирексездән, “юллар, юллар, алга таба дәшә...” дигән җыр юллары хәтергә килә. Чыннан да, юл төзүчеләрнең эш нәтиҗәсе кәефне күтәрергә дә сәләтле. Ә юлчылар үзләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди кәефтә каршы ала?

ЯҢА ЮЛЛАР

Чынлыкта, юл төзүчеләрнең хезмәте бик авыр, җитди һәм җаваплы. Уйлап карагыз әле, Яңа Эсләк һәм Кадыбаш авыллары арасына ике чакрым яңа юл салу өчен ике ел вакыт кирәк булган. Салагыш һәм Ямурза авыллары арасындагы ун чакрым участокны төзүгә – биш ел.

– Быел әлеге ике зур проектны тәмамладык. Билгеләрне куеп бетергәч, бу юллар кулланылышка тапшырылачак, – ди “Брус” предприятиесенең Әгерҗе участогы начальнигы Минсәет Мәһәдиев. – Быел без Әгерҗедә төбәк дәрәҗәсендәге Островский урамын төзи башладык. Асфальтның беренче катламы салынды инде. Хәзер тротуар өчен участок әзерлибез.  Биредә эш алдагы елда да дәвам итәчәк.

ТРОТУАРНЫ ТӨЗЕКЛӘНДЕРӘЧӘКЛӘР

Тротуар дигәннән... Быел “Брус” предприятиесе эшчеләре Әгерҗедәге Сәетов урамында брусчаткадан яңа тротуар салдылар. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр аларга рәхмәтле, әлбәттә. Әмма проб­ ­лема килеп туды. Островский урамында юл төзелеше белән бәйле рәвештә йөк машиналарына башка урам
нардан әйләнеп узарга туры килде. Эре габаритлы транспортка кечкенә тыкрыкларда борылырга кыен булганлыктан, кайчак яңа тротуарга да зыян килгән. 

Материалны тулысынча газетабызның соңгы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев