Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе районында төньяк балкышы булган

Төньяк балкышының матур фотолары интернет челтәрендә таралды

Бүген төнлә Әгерҗе районының Азево авылында яшәүчеләр сирәк очрый торган күренешне - күкнең төрле төсләргә керүен күзәткән. Төньяк балкышының матур фотолары интернет челтәрендә таралды.

Азеводагы һәвәскәр астроном Илсур Абдуллин «Татар-информ»га ни өчен төньяк балкышы безнең республиканы яктыртуы турында сөйләде.

«Төньяк балкышы кояш җиленнән барлыкка килә. Кояш җиле никадәр көчлерәк булса, төньяк балкышы шулкадәр көчлерәк, һәм ул көньяк киңлекләрдә ачыграк күренә. Ул кояш җиленең куәтенә бәйле», - дип аңлатма бирде ул.

2023 елның мартында Әгерҗе күге төрле төсләргә кергән иде. Ул вакытта һәвәскәр-астроном агентлыкка үзенең мавыгуы турында сөйләде.

«Мин балачактан астрономия белән мавыктым, китаплар укыдым һәм 2014 елда гына үз хыялымны тормышка ашыра алдым, телескоп сатып алдым. Ул йолдызларны, планеталарны һәм башка күк җисемнәрен төгәл сурәтли. Мин аларны фотога төшерәм һәм башка кызыксынучылар белән уртаклашам», - дип сөйләгән иде Илсур.

Бу юлы ул фотоларын «ВКонтакте» челтәренә куйды. «Төньяк балкышы яңадан Әзи күген яктыртты», - дип язган ул фото янына.

Илсур Абдуллин сүзләренчә, төньяк балкышы кояш циклы белән бәйле. «Кояш активлыгының максимумында төньяк балкышы бездә кояш активлыгының тыныч көннәренә караганда ешрак күренә», - дип өстәде ул.

Фото: Илсур Абдуллин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев