Балаларга бирелә торган 10 мең сумны алыр өчен нишләргә кирәк
Әлеге социаль ярдәм 2004 елның 11 маеннан алып 2017 елның 30 июне аралыгында туган балаларга бирелә.
Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә балалы гаиләләргә акчалата түләүләр билгеләнде.
2004 елның 11 маеннан алып 2017 елның 30 июне аралыгында туган балаларга бирелә. Гаризаны 2020 елның 1 октябренә кадәр www.gosuslugi.ru. бердәм дәүләт порталы аша тапшырырга мөмкин. Моның өчен “3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр түләү” хезмәтеннән файдалана аласыз. Балалар турындагы мәгълүматны тутыру өчен СНИЛС һәм туу турындагы таныклыклары кирәк булачак. Гариза язучы банктагы реквизитларын да күрсәтергә тиеш.
Гаризаны Пенсия фондының клиент хезмәте йә күпфункцияле үзәкләр аша да тапшырып була. Клиент хезмәтенә 23095 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
Зөлфия БАКАСОВА,
Россия Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев