Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башка төшсә, соң булыр

Урыслар "У природы нет плохой погоды" дип җырласалар да, табигать бәла-казалары адәм башына җиткән очраклар еш булып тора. Әнә, бер шәһәрдә әле шушы көннәрдә генә түбәдән кар төшеп, арбадагы бер айлык сабый реанимациягә эләккән. Мондый аянычлы хәл бездә булмас дип һич әйтеп булмый. Ә бәла-каза булмасын өчен, кем әйтмешли, итәкне...

Урыслар "У природы нет плохой погоды" дип җырласалар да, табигать бәла-казалары адәм башына җиткән очраклар еш булып тора. Әнә, бер шәһәрдә әле шушы көннәрдә генә түбәдән кар төшеп, арбадагы бер айлык сабый реанимациягә эләккән.
 
Мондый аянычлы хәл бездә булмас дип һич әйтеп булмый. Ә бәла-каза булмасын өчен, кем әйтмешли, итәкне алдан җыеп куярга кирәк. Район башлыгы Валерий Макаров эшлекле дүшәмбедә җитәкчеләргә түбәләрне тиз арада кардан чистарту буенча әмер бирде.
- Һава торышының бер җылытып, бер суытып торуы нәтиҗәсендә түбәләрдәге кар бик нык тыгызланды һәм ул тимер-бетон авырлыгында. Төшә-нитә калса, сабый гына түгел, олы кешене дә җир белән тигезләячәк, Ходай сакласын. Предприятие-оешма җитәкчеләре, Идарәче компания биналар, торак йортлар түбәләрен бүгеннән үк кардан, боз сөңгеләреннән чистарту турында кайгыртмаса, бәла-каза буласын көт тә тор. Гадәттә, кайберләрегез итәккә ут капкач кына тыпырчына башлый. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмавыгызны сорыйм. Аннан соң авыр кар түбәләрне дә ишәргә мөмкин. Түбәләрне кардан чистартканда да куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәгез, - дип мөрәҗәгать итте Валерий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев