Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Әгерҗе өчен тарихи вакыйга булды

Ике район зур документка кул куйды

Бүген Кече Пурга район мәдәният йортының утырышлар залында Әгерҗе районына турыдан-туры кагылышлы тарихи вакыйга булды. 

Ике муниципалитет башлыгы Сергей Юрин һәм Азат Вәлиев тантаналы шартларда икътисад, мәдәният, мәгариф, спорт, туризм, яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады. Озак вакытлы партнерлык якларның мәнфәгатьләрен үзара исәпкә алу, тәҗрибә алмашуны мөмкин булган дәрәҗәдә киңәйтү принципларында тормышка ашырылачак.

Килешүне район советлары депутатларының уртак утырышында имзаладылар. Шунда ук тәҗрибә алмашу буенча кайбер практик мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Район башлыклары билгеләп үткәнчә, бездә бер-беребездән күп юнәлешләрдә өйрәнәсе нәрсәләр бар. Җитәкчеләр планнары белән уртаклаштылар, булачак уртак проектларга да кагылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев