Әгерҗе районы баш табибы беренчеләрдән булып гриппка каршы прививка ясатты
Прививка ясау кампаниясе старт алды
Татарстанда гриппка каршы вакцинация башланды. Быел безнең районда 20834 кешене вакциналау планлаштырыла. Шуларның 5230ы-балалар.
Бүген Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында беренчеләрдән булып прививканы районның баш табибы Эдуард Овчинников ясатты.
- Прививка компаниясе барлык район халкы өчен мөһим, монда искәрмәләр була алмый. Гриппка каршы вакцинаны без, иң беренче чиратта, авырлы һәм имезүче хатын-кызларга, 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган затларга, балаларга, медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, гомумән, турыдан-туры халык белән эшләүчеләргә куябыз. Хәзерге вакытта күпләрнең хроник авырулары булуын онытмаска кирәк, прививка алар өчен аеруча мөһим, - дип билгеләп үтте ул.
Безнең районда яшәүчеләрнең бер өлеше оешма җитәкчелеге заявкасы буенча үз хезмәт коллективларында, бер өлеше поликлиникада прививка ясый ала. Авылларда яшәүчеләр фельдшер-акушерлык пунктларына, амбулаторияләргә мөрәҗәгать итә ала.
Барлык сораулар буенча поликлиника регистратурасына 2-26-72 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, авыл халкының сорауларына ФАП һәм табиб амбулаторияләренең фельдшерлары җавап бирәчәк.
Вакцинация бушлай үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев